«Яхшы нигез салынган»: Рөстәм Миңнеханов Кытайда эш визиты белән булды

Безне уртак чик кенә түгел, рухи багланышлар да берләштерә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясенең Кытайның Цзилинь провинциясенә эш визиты барышында кабул итүче як әнә шулай дип белдерде. Уртак фикергә дә килделәр. Әлеге сәфәр элемтәләрне тагын да ныгытырга булышачак.

«Яхшы нигез салынган»

Чит илдә Рөстәм Миңнеханов Цзилинь провинциясе Губернаторы Ху Юйтин белән очрашты. Татарстан Рәисе Ху Юйтинга җылы кабул итүләре һәм провинциянең икътисадый мөмкинлекләрен өйрәнү өчен шартлар тудырулары өчен рәхмәт әйтте.

– Сезне безнең провинциядә сәламләвебезгә шатбыз. Кытай һәм Россия, бигрәк тә Си Цзиньпин һәм Владимир Путин арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне исәпкә алып, хезмәттәшлек өчен яхшы нигез салынган. Без Россия төбәкләре белән элемтәләрне ныгытуга җитди игътибар бирәбез, – диде губернатор.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең икътисадый һәм сәнәгать үсеше ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе булып тора. Шуңа күрә республика делегациясенең Цзилиньга килүе ике якның да бизнесын якынайтырга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде ул.

– Соңгы елларда Россия – Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Ике арада товар әйләнеше үсүен дәвам иттерә. Безнең илләр лидерларының 2030 елга кадәр исәпләнгән икътисадый хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен үстерү планы турындагы уртак белдерүендә товарлар белән сәүдә итү һәм хезмәтләр күләмен арттыру, стратегик юнәлешләр буенча элемтәләрне ныгыту бурычы куелды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул  шулай ук быел Россия һәм Кытай дипломатик мөнәсәбәтләренең 75 еллыгы билгеләп үтелүен дә искәртте. Татарстан әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә. Республиканың Кытай провинцияләре белән 7 килешүе һәм муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләре гамәлдә. «Ел саен товар әйләнеше үсешен билгеләп үтәбез. Татарстанга барлык импортның 60 проценты Кытайдан килә», – диде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов логистика мәсьәләсенә дә аерым тукталды.

– Кытайда Ефәк юлының – «Бер пояс, бер юл» зур проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект һәм шулай ук Евразия икътисадый берлеге планнарын гамәлгә ашыру кысасында, халыкара транспорт-логистика коридорлары булдыру юнәлешендә эш алып барыла. Узган ел азагында «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт маршрутына керүче М12 «Мәскәү – Казан» югары тизлекле юлы сафка басты», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Очрашуда гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар. Казан федераль университетында Конфуций мәгариф-мәдәният институты эшли. Республикада 2,5 меңгә якын Кытай студенты белем ала.

«Түгәрәк өстәл»

Чанчунь шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов һәм Цзилинь провинциясе Халык хөкүмәте секретариаты башлыгы урынбасары Люй Хайцянь рәислегендә «Цзилинь – Татарстан» «түгәрәк өстәл»е узды.

Цзилинь – Кытайның төньяк-көнчыгышындагы провинция. Аның административ үзәге һәм иң зур шәһәре – Чанчунь. Соңы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, биредә 24 миллион кеше яши. Былтыр Цзилинь провинциясенең тулай төбәк продукты 192 миллиард доллар тәшкил иткән.

– Татарстан делегациясе составында республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре бар. Очрашулар барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлекнең яңа юлларын билгеләр һәм уртак проектлар турында килешер, дип көтәбез, – диде «түгәрәк өстәл»дә катнашканда Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика Кытай партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Татарстанга Кытай җитәкчеләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр еш килә. Татарстан вәкилләре шулай ук провинцияләр белән актив таныша, алдынгы тәҗрибәне өйрәнә. Пекинда – Татарстанның Сәүдә-икътисадый вәкиллеге, Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли. «Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше ике тапкыр артты һәм өч миллиард доллардан узды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның Цзилинь провинциясе белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштыру теләген дә белдерде. «Без беләбез: монда машина төзелеше, нефть һәм химия сәнәгате, электр энергетикасы, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Ике арада хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыру мөмкин дип саныйм», – диде Татарстан Рәисе.

Люй Хайцянь да ике ил төбәкләре арасында мөнәсәбәтләрне тирәнәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Кытай белән Россияне уртак чик кенә түгел, рухи багланышлар да бәйли. Си Цзинпин һәм Владимир Путин ярдәме белән безнең илләр арасындагы стратегик хезмәттәшлек тарихи югарылыкка күтәрелде, без икътисадый һәм сәүдә хезмәттәшлеген тирәнәйтәбез», – диде ул.

Исемнәре уеп язылган

Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов Чанчунь шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр дә салды. 1932 елдан 1945 елга кадәр Чанчунь Япония тарафыннан оккупацияләнгән һәм Синьцзян исемен йөрткән. 1945 елның августында шәһәр аэродромына Байкал аръягы фронтының унбер кешедән торган һава десанты төшә, ә икенче көнне шәһәргә алтынчы гвардия танк армиясе керә. Шулай итеп, шәһәр күпьеллык оккупациядән азат ителә. Һәйкәлдә 23 совет очучысының исемнәре уеп язылган.

 

Фикер

Шамил АГЕЕВ, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе:

– Без Кытай бизнесы белән эзлекле эш алып барабыз. Әйтергә кирәк, ике арада алга китеш бар. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясенең Кытайга эш визиты моның бер үрнәге булып тора. Барысы да җиңел генә түгел, билгеле. Бу мәсьәләдә артык хискә бирелмибез. Алга таба да Кытайдагы партнерларыбыз белән эшләячәкбез. Татарстанда да бу ил бизнесы тәкъдим ителгән. Аерым алганда, Чаллыда «Хайер» заводы эшли. Без Кытайга барабыз, алар безгә килә. Эш дәвам итә. Бүген республикадагы машина төзелеше тармагына бәйле 11 компания вәкилләреннән торучы тагын бер делегация Кытайга эш сәфәренә китте. Алар ике күргәзмәдә катнашачак, шәхси очрашулар үткәрәчәк. Шулай ук, Россия-Кытай форумында да катнашачаклар. Әлеге бизнес-миссия Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылды.


Фикер өстәү