Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан – мөһим сәнәгать төбәге»

Нәтиҗәле сәфәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Екатеринбург шәһәренә эшлекле сәфәрен кыскача гына әнә шулай атап булыр иде. Республика җитәкчесе бирегә «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Аның кысасында Президент эшлекле очрашуларда катнашты, сессиядә чыгыш ясады.

Юллары билгеле

Иң элек Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Унике ел рәттән уздырылучы күргәзмәнең быелгысы  «Сәнәгать күчеше: чакырулардан яңа мөмкинлекләргә» дип исемләнгән иде. Күргәзмәдә Татарстанны КамАЗ, «Татэнерго», «РариТЭК Холдинг», «Химград» кебек эре оешмалар тәкъдим итте.

Сәнәгать күргәзмәсе кысасында Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты. Очрашуда ике төбәк арасында хезмәттәшлек юллары барланды. «Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисади хезмәттәшләребезнең берсе. Ике төбәк арасында товар әйләнеше 15 млрд сум тәшкил итә. Татарстан тәэмин итү күләмнәрен киңәйтергә тели», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, республиканың, машина төзелеше, вертолетлар, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү юнәлешендә хезмәттәшлекне көчәйтергә теләвен белдерде. Татарстан Президенты нефть продуктлары базарын, нефть эшкәртү өлкәсендә кооперацияне үстерүне, энергетика өлкәсен дә хезмәттәшлек өчен мөһим юнәлешләрнең берсе дип атады. Очрашуда йөк ташу өчен су юлларын үстерү турында да фикер алыштылар. Моннан тыш импортны алыштыру кысасында төбәкләрдәге сәнәгать оешмаларының запас частьлар җитештерү юнәлешендә үзара хезмәттәшлеге турында да сүз булды.

Тагын икәү төзеләчәк

Кечкенә шәһәрләрдә урнашкан кече сәнәгать паркларына активрак ярдәм итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта узган сәнәгать күргәзмәсе кысасында «Җитештерү чылбырларын җыю нокталары – индустриаль парклар һәм махсус икътисади зоналарның сәнәгать күчешендәге роле» сессиясендә чыгыш ясаганда шундый фикер белдерде.

«Татарстанда сәнәгать паркларының резидентларына һәм аккредитацияләнгән республика идарәче оешмаларына салым өстенлекләреннән файдалану, транспорт салымы һәм оешмалар милкенә салым түләү буенча ташламалар алу, электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен субсидияләү, инженерлык инфраструктурасы төзелешен финанслау рәвешендә дәүләт ярдәме чараларын куллану мөмкинлеге бирә торган чаралар кабул ителде», – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә республикада 96 сәнәгать паркы булдырылуын да искәртте. Бүген аларда 1,5 мең резидент урнаштырылган, 52 меңнән артык эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Россиядә иң нәтиҗәле дип табылган ике махсус икътисади зона эшләвен дә искәртте. «Ил Хөкүмәте ярдәме белән «Алабуга» махсус-икътисади зонасы зур нәтиҗәләргә иреште. Узган ел резидентлар табышы 135 млрд сум тәшкил итте. 8 мең эш урыны булдырылды, шәхси инвестицияләр күләме 157 млрд сумнан артып китте», – диде Президент үз чыгышында. – Инвестицион активлыкны арттыру максатында индустриаль парк булдырылды, Россиядә беренче ПАН-прекурсорлар заводы һәм автомобильләр җитештерү буенча «Aurus» заводы файдалануга тапшырылды. 2019 елдан «Алабуга Политех» эшче белгечлекләрен әзерләү үзәге үсә. 2025 елга биредә укучылар саны 10 мең кешегә җитәр дип планлаштырыла».

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Лаеш» индустриаль паркы белән югары технологияләр өлкәсендә «Иннопарк» технопаркын төзергә җыенулары турында да сөйләде.

Хезмәттәш тә, тугандаш та

«Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысасында Рөстәм Миңнеханов Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, Төркия Президентының баш киңәшчесе Хәсән Бөекдәдә белән дә очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Төркияне Татарстанның әйдәп баручы чит ил хезмәттәшләренең берсе дип атады. Узган ел тышкы сәүдә әйләнеше 563,7 млн доллар тәшкил иткән. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 55,8 процентка күбрәк. Быелның беренче кварталында исә товар әйләнеше 142,7 млн доллар тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади, инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелүен дә искәртте. Республика белән Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекнең дә югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте ул. «Безнең өчен бу – аерым министрлык, җитәкчелек һәрвакыт безгә ярдәм итә, Варан әфәнде – безнең дустыбыз. Безнең арада сәүдә-икътисади гына түгел, тугандаш элемтәләр дә бар. Безнең элемтәләрне үстерүгә мөмкин кадәр ярдәм күрсәткәннәре өчен Төркия җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтлебез. Без Төркия инвесторларына безгә ышанганнары һәм республика территориясендә уңышлы эшләгәннәре өчен рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президентының фикерен Хәсән Бөекдәдә дә куәтләде. «Татарстан – мөһим сәнәгать төбәге. Мондый очрашулар сезнең төбәккә инвестицияләр артуга ярдәм итәчәк», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән дә очрашты. Узган ел Татарстан – Казахстан арасында товар әйләнеше 629,6 млн доллар тәшкил иткән. Казахстанга Татарстаннан – пластмасса, нефть, җир өсте транспорты чаралары, каучук, Казахстаннан исә республикага сөт ризыклары, бал, кара металл, электрон машиналар һәм җиһазлар кертелә.


Фикер өстәү