Бөтенлегебез – төрлелектә: XII Бөтенроссия авыл Сабан туе нәрсәсе белән шаккатырды?

Сабан туйларының шактыен күрдек, мондыен беренче мәртәбәдер. Хәтта Татарстан Президенты да бит: «Үткәрү масштабы буенча Казан белән ярышырлык», – дип бәя бирде Мордовиянең Ләмбрә районындагы Аксен авылында узган XII Бөтенроссия авыл Сабан туена. 84 гектар мәйданга урнашкан көрәшле, этноутарлы, җырлы-биюле, сый-хөрмәтле милли бәйрәмдә «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Дуслык ишегалды

Сабан туе эчендәге Сабантуйны күргәнегез бармы икән? Аксендә исә бу мөмкин хәл иде. Сабан туе мәйданчыгында Мордовиянең төрле районнары үз ишегалларын тәкъдим итте. Һәркайсының сөйләргә, күрсәтергә, тәкъдим итәргә, сыйларга үзләренә генә хас нәрсәләре дә бар бит әле! Кунакларны мордва, татар көйләре каршы ала, бәйрәмнең буеннан буена озата йөри. Әле өйләренә таралгач та, күңелләрендә көй булып яңгырарлык булды ул.

Милли утарлар буенча атлыйбыз. Мордовиянең Атюрьево районы утары бодай коймагыннан авыз итәргә кыстый. Ризыкның тарихи ватаны шушы икән. «Иң күңелле җырлар да бездә генә!» – дип, җыр-биюгә әйдәп торды утарда каршы алып торучылар апалар.

Инсар районы да кимен куймый. Коймакны да күпләп, башка камыр ризыкларын да мулдан пешереп килгәннәр. Милли киемнәре, курчаклары, уен коралларын да онытмаганнар. Моңа өстәп иң чиста сулы чишмәдән су белән сыйларга, кыр үләннәреннән чәй эчерергә чакырып торалар. Балчылык белән бик дуслар икән. Кукмара итеге белән дан тоткан кебек, алар да итекләре белән мактана ала икән. Кул остасы Татьяна Байчурина, эссе булуга карамастан, бәйрәм кунаклары итек алмый китмәс, дип ышанып утыра иде.

Торбеево районы татар һәм мордва халык ризыкларын, «күңелле хәсрәтләнү» (моң-зарны да җырлап, елмаеп кабул итүләре инде) җырларын алып килгән. Йоклап ята торган халык түгелләр икән: иртәнге 4тән үк торып, мәйданга килеп җиткәннәр. Башкалардан калышып буламы соң?!

– Сәнәгать тә үсеш алган, кирпеч сугу, май заводы да бар районыбызда. Авылларыбыз да нык, – дип таныштыра Дубенск районындагы Поводимово авылыннан Антонина Салаева. Салада клуб мөдире булып эшли икән. – Авылыбыз бик матур. 2 мең кеше яши. Халкыбыз бик тырыш. Кулларыннан эш килә. Барысын да эшлиләр. Мәдәниятне, телне, традицияләрне саклау кыен түгел ул, сеңлем! Кызыксыну кирәк. Без клубта фольклор ансамблен оештырдык. Борынгы эрзя халык җырларын башкарабыз. Аларны эзлибез, туплыйбыз. Әле шушы көннәрдә генә Саранскидан студентлар килеп китте. Авыл буенча борынгы җырларны барлап йөрдек.

Милли ризыклары кишер уылдыгы һәм каймак икән. Соңгысын сөт ризыгы белән бутарга ашыкмагыз. Безнең дучмакка охшап тора, бәрәңге пирогын хәтерләтә.

Данлыклы Ләмбрә районы исә тарихи утар тәкъдим итте. Биредә мичтә икмәк тә пешерделәр, печәнгә дә төштеләр, утын да ваттылар, кер дә юдылар, умарта да карадылар.

Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Казакова районның тарихы белән таныштыра. Татарларның нинди тырыш булуларын күрсәтер өчен ныклап әзерләндек, ди. ТАССРдан читтә булган беренче татар районында яшибез – Ләмбрә халкы әнә шуның белән горурлана икән. Гүзәл ханымны Сабан туе кунаклары кызыксындырган сораулары белән әле бер генә мәртәбә аптыратмады бу көнне.

Татарстанны исә, традиция буенча, Кукмара районы тәкъдим итте. Район башлыгы Сергей Димитриевка: «Республиканы бөтен зур Сабантуйларда тәкъдим итеп йөреп армадыгызмы соң?» – дип төрттердек тә әле.

– Юк! Безнең районыбыз өчен бәхет кенә ул! Мин гел шулай дим. Безнең район авыл хуҗалыгы тармагы алга киткән җирлек саналса да, сәнәгать өлкәсе дә артта калмый. Шуларны күрсәтү өчен бер мөмкинлек тә бу, үзенә күрә реклама, – дип җаваплады Кукмара башлыгы. – Уңышларыбыз да бар бит. 400 тонна сөт җыйдык. Республикабызны шаккатырдык. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ирешкән уңышларында туктап калмый, чикләр юк. Саулык-сәламәтлек булсын, без әле 500гә җитәчәкбез. Президент та безгә бүген яхшы бәя бирде. Елдан-ел остарабыз, мондый бәйрәмнәр булып торганда, үсешкә мөмкинлекләр җитәрлек.

Соңрак исә безгә сер итеп кенә шуны да әйттеләр: Рөстәм Миңнеханов Кукмара утарын игътибарсыз калдырмаган. Әйтми-нитми генә кереп чыккан ул аларга. «Әзерләнеп тормасыннар, ә һәрвакыт әзер булсыннар!» – дигән ди ул. Кукмаралылар исә сынатмый инде ул яктан.

Чыннан да, Кукмара итегенә, савыт-сабасына кызыксыну җитәрлек булды бу көнне. Мордовия хуҗабикәләре дә үзебездә җитештерелгән аш-су товарларыннан канәгать калыр дигән өметтә торыйк исә без.

Матур кешеләр ясаган матур бәйрәм

Аксен Сабан туенда Россиянең 24 төбәгеннән делегация килде, меңәрләгән кеше кунак булды. Иң зур делегация – Татарстаннан.
Сабан туе мәйданчыкларын йөреп чыкканнан соң, бәйрәмне рәсми төстә ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләрен җиткерде.

– Сабантуй – матур бәйрәм. Бүген аны илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 35 илендә бәйрәм итәләр. Мордовиядәге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт. Урыны да, бәйрәме дә, иң мөһиме – кешеләре дә искиткеч, – диде ул.

Мордовия башлыгы Артем Здунов исә бу көнне республика өчен бәхетле көн дип атады.

– Россия Президенты 2022 елны илнең мәдәни мирасы елы дип игълан итте, быел без Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәбез, һәм нәкъ менә быел безгә Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырырга ышанып тапшырдылар. Сабантуй – бик күңелле бәйрәм. Тырышып эшләгәч, ял да итәргә кирәк.  Мондый бәйрәмнәр безнең берләшү, дуслашу бәйрәме дә әле, – диде республика башлыгы.
Киләсе Бөтенроссия авыл Сабан туе исә Әстерхан өлкәсендә узачак. Мордовия башлыгы бәйрәмнең символы – «Тулпар ат»ны Әстерхан өлкәсе хакимияте башлыгы Павел Паутовка тапшырды.

Машина да, тәкә дә, ял да Раилгә!

Кемдер җыр тыңлаган, кайсылары кунакчыл республиканың сыйларыннан авыз иткән арада, мәйданда пәһлеваннар бил алышты. Көне дә, көрәше дә кызу булды. Көч сынашырга Россиянең 25 төбәгеннән йөзгә якын көрәшче килгән иде. Алар 8 төрле авырлык категориясендә бил алышты.

Безнең игътибарлы күзләр, әлбәттә, Татарстан пәһлеваннарына төбәлде. Безнеке генә түгел, Мордовия тамашачысының да. Әнә бит түбәтәйле абзыйлар да: «Татарстан егетләреме бу? Алар көрәшә белә инде! Алар көрәштә «списиәлист»!» – дип мактап утырдылар.

Көрәш финалына 16 көрәшче чыкты. Төп приз өчен исә ике Татарстан батыры – барыбыз да белгән егетләр Раил Нургалиев һәм Булат Мусин көрәште. Хәлиткеч ярышка Булат – 100 кг авырлыктагы категориядә җиңүче буларак, ә Раил абсолют категориядәге җиңүче буларак чыкты.

Сүз уңаеннан, җиңүчеләр арасында дүрт кеше – Татарстаннан, икәү –  Чувашиядән, берешәр кеше Мордовия һәм Ярославль өлкәсеннән булды.

Ике төрле авырлыктагы көрәшчеләрнең мәйдан бүлешүенә гаҗәпкә калырга кирәкми. Россия Көрәш федерациясе башкарма директоры Ришат Мөбарәкҗанов аңлатканча, бу спорт төрендә андый очраклар булып тора. Хәтта авырлыгы түбәнрәк булганнарның да «зуррак» иптәшләрен җиңүләре дә юк түгел.

Бу юлы алай булмады шул. Бил алышуда Раил Нургалиев өстен чыкты. Аңа Татарстан Президенты бүләген – «Лада» машинасы ачкычларын тапшырдылар. Моннан тыш Раилгә тәкә һәм Сочига ике атналык юллама да бүләк иттеләр. Соңгысы исә – танылган батыр Хәбил Бикташев «күчтәнәче».

«ВТ» хәбәрчесе Раил белән көрәш ярышыннан соң сөйләшеп алды.

– Шундый матур Сабан туе булды, бик яхшы оештырылган, – диде көрәшче, хисләрен тыя алмыйча. – Көрәшчеләр Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килгән. Көрәшү авыр булды. Күреп тордыгыз, Чаллы батыры белән беренче ярышуда 1 сәгать көрәштек!

Форсаттан файдаланып, Раил рәхмәтләрен дә җиткерде.

– Монда килгән, безнең көрәшне караган халыкка рәхмәт. Көрәш җанлы халык яши икән биредә! Иң зур рәхмәтем гаиләмә һәм әниемә! – диде спортчы.

Көрәшнең гаделлеге турында да сораштык.

– Әлбәттә! Барысы да көрәште. Гадел, чиста көрәш барды, – диде Раил.

Булат Мусинның да кәефен сораштык.

– Барысы да яхшы. Үземнең авырлыктагы көндәшләрем дә артык кыенлык тудырды димәс идем. Финалда бераз читенрәк булды инде. Раил – әйбәт көрәшче, – диде ул безгә. – Аз-маз җәрәхәтләрем дә бар иде. Үземә дә куркыныч тудырмаслык итеп көрәшеп чыктым, шуңа канәгать.

Сабан туеның тагын бер мөһим ярышы – ат чабышы турында да онытмыйк. Биредә дә кызу көрәш барды. Мордовия башлыгы призына ат чабышының финал узышында Чуашстан, Татарстан, Пенза өлкәсе, Мордовия командалары катнашты. 1600 метрга узышта Илсур Галимҗанов җиңде. Җайдак сүзләренчә, узыш җиңелләрдән булмаган. Әмма җиңүне аты үзе китергән, аңа рәхмәт, ди. Илсурга кубок һәм машина ачкычы тапшырылды.

Татарстанның Зәй районындагы Аксар авылы турында: «Аксарлар төн йокламый», – дип әйтәләр бит әле. Менә Аксеннәр дә шундыйлардан. Нык, төпле, куллары хезмәт белгән, кәсеп итә белгән авыл бу. Үз эшләре белән шөгыльләнүчеләре күп. Үзләре җитештергәнне үзләре ашый да, сата да.

Аксен җирлегендә 1559 кеше яши. Төп халкы – татарлар.

Мордовиядә 43 мең татар гомер кичерә.

Сабан туе турында фикерләр

Айдар Фәйзрахманов, Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе:

Бөтен нәрсә хәрәкәттә, үзгәрә, камилләшә. Әмма нигезебез – миллилек, татарлык сакланып калырга тиеш. Сабан туе белән дә шулай. Заманасы белән, мөмкинлекләре дә арта. Әмма исемендәге асылы кала. Сабан эшләре беткәч бәйрәм итү ул. Ә без төрлечә бәйрәм итәбез! Кемдер җырлый, кемдер бии. Сабантуйларны бөтен Россия, дөнья күләмендә үткәрәләр. Бу бит – татар халкын таныту дигән сүз дә. Сабан туенда без үзебезне күрсәтәбез. Хәтта үзебездә җитештерелгән машиналарга, милли кухнябызга кадәр бит! «Нәрсәгә шулкадәр акча тотып бәйрәм ясарга?» – диләр инде. Акча ул – кәгазь. Без үз бәйрәмебезне башка милләтләр белән кушылып үткәрә алабыз икән, матур күренеш бит. Без татарлыгыбызны сәнәгатебез, сәнгатебез белән күрсәтергә тиеш.

Рушан Рамазанов, Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе президенты:

Мордовиядәге Сабан туе бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Лаеклы бәйрәм! Бу татарлар өчен генә бәйрәм түгел. Ул барлык мәдәниятләрне берләштерә. Утарларны караганда да күпме мәгълүмат белән танышасың. Оештыру яхшы булгач, халыкның да кәефе күтәренке.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү