Битлекле Сабантуй бәйрәм төсле булырмы? (Сабан туена бәйле таләпләр, җырчыларның «бәяләре» турында)

Узган елгы тәнәфестән соң бәйрәмнең кадере артты кебек. Һәрхәлдә, Сабан туена яз башыннан ук әзерләнә башладылар. Авылларда сөлге җыю үтте, бүләкләр алынды, мәйданнар барланды. Кемгә – бәйрәм, кемгә – урак өсте дигәндәй, артистлар да Сабан туена әзерләнеп итекләрен киделәр. Быелгы Сабантуй авыл-районнарда ничек үтәчәк? Милли бәйрәмгә нинди таләпләр куелган? Әлеге һәм башка сорауларга ачыклык кертәбез.

Сабантуй: кайда, кайчан, ничек?

11–13 июньдә авыл һәм район үзәкләрендә үтәчәк. Чаллыда милли бәйрәм – 19 июньдә, Казанда 26 июньдә булачак. Федераль авыл Сабан туе Мөслимдә 3 июльдә узачак. Бәйрәм элеккечә мәйданнарда халыкны җыйса да, бик үк элеккечә булмаячак. Коронавирус чирен кисәтү максатында халыкка битлек киеп килергә,  оештыручыларга халык бер урында күпләп җыелмасын өчен мәйданчыклар санын арттырырга туры киләчәк. Өлкән яшьтәгеләргә, гомумән, халык күп булган урыннарда йөрмәскә киңәш ителә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина:

– Сабантуйны оештыру буенча үз тәкъдимнәребезне бирдек. Болар: мәйданны мәҗбүри төзекләндерү, шәхси гигиенаны саклау өчен шартлар тудыру, бәдрәфләр, кулъюгычлар, антисептиклар урнаштыру. Җәмәгать туклануы һәм конкурслар өчен мәйданчыклар, бер урында кешеләр күп җыелмасын өчен, мөмкин булганча иркен булырга тиеш.

Бу чикләүләр кәефне кырмаска тиеш. Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина әнә шул фикердә:

– Халык милли бәйрәмне бик көтә. Авылларда сөлге җыю йоласы да май аенда ук башкарылды бит. Үткәрәбез, әмма бөтен таләпләрне үтибез. Социаль дистанцияне саклау өчен барлык чараны күрдек, җыеп әйткәндә, бәйрәмдә халыкның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Халыкның да бу кагыйдәләрнең аларны кайгырту өчен эшләнгәнен аңлавы кирәк.

Эчтәлеккә килгәндә, язгы кыр эшләрен төгәлләүне билгеләп үтү бәйрәме икән, үзәктә авыл хезмәтчәннәре булачак. Алдынгыларны бүләклибез, җырчыларны да чакырып кайтарабыз. Бу уңайдан төрле фикерләр яңгырый. Беләсезме, бездә берьюлы өч мәйдан эшли. Аның берсендә популяр эстрада җырчылары эшләсә, икенче мәйданда авыл клубы мөдирләре үз программаларын тәкъдим итә, һәвәскәрләр чыгыш ясый. Балалар өчен аерым мәйданчык әзерләнгән. Һәр кеше үз зәвыгына туры килгәнне сайлый.

Сабан туен эстрада концертына әйләндереп калдырырга һич кенә дә җыенмыйбыз. Милли уеннар да уйнала, көрәш, ат чабышы – барысы да үткәрелә. Элеккеге мохитне тудыру өчен алачыклар үрүне дә оештырдык. Хәтта махсус Зәлилә биюе мәйданчыгын да булдырдык. Бу бию авылларда да яратып башкарыла. Чөнки үзебезгә Сабан туен эстрада концертына әйләндереп калдырмаска дигән максат белән эшлибез.

Җырчыларның урак өсте

Апас Сабан туена Алинә Шәрипҗанова, Фирдүс Тямаевны, кичке бәйрәмгә Ришат Төхвәтуллинны көтсәләр, Биектау районының Алан-Бәксәр авылында Салават килер дип көтелә. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әнә шулай ди:

– Безнең Сабан туе иртәнге якта үткәрелә торган мотокросстан башлана иде. Быел аны оештыручы кеше Казахстанда, шуңа ул өлеше үтмәячәк. Халык Сабан туен бик сагынды. Кайчан була, нинди артистлар килә, дип кызыксыналар. Инвесторыбыз, Раяз Фасыйхов, Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов кайта, дип әйтте. Мин әлегәчә ышанып бетә алмыйм әле. Әгәр ниятләребез тормышка ашса, халыкка чын бәйрәм була инде. Ел саен зур артистлар чакырырга тырышабыз. Бу авылда бит нинди генә милләт вәкилләре яшәми. Аның тарихына күз салсак, башта ул урыс авылы булган. Хәзер исә халыкның 70 проценты – татарлар. Безнең бәйрәм бөтен халык өчен уртак, ләкин милли уеннар – көрәш, колгага менү, капчык сугыш, кашыкка йомырка куеп чабу – алар барысы да бар. Ниндидер бер уен кулланыштан төшеп бара икән, аны заманчалаштырып булса да саклап калырга тырышабыз. Сүз уңаеннан,  безнең бик тә ат чабышларын да оештырасы килә. Ләкин чабыш атлары юк бит, шуңа мотокросска әйләнеп калды инде ул. Аннан соң безнең Сабан туе урыны Ашыт буенда, ат чабышына бик үк җайлы түгел.

Алан-Бәксәр Сабан туена халык теләп килә. Кайбер елларда мәйданда 3–4 мең кеше була иде. Бездә яңгыр дип кичектерү гадәте дә юк. Яңгырлы елда мәйдан өстенә чатыр корганыбыз да булды.

Сабан туен оештыручылардан җырчыларның бәяләрен белештек:

Рәфинә Ганиуллина – 40 мең сум

Вил Усманов – 40–50 мең сум

Марсель Вәгыйзов – 50 мең сум

Ваһапов фонды җырчылары – 65–70 мең сум

 Филүс Каһиров – 120–150 мең сум

Раяз Фасыйхов – 120–150 мең сум

Фирдүс Тямаев – 300 мең сум

Ришат Төхвәтуллин – 350 мең сум

Зәйнәп Фәрхетдинова – 450 мең сум

Баянчылар 40 мең сумнан башлап

Популяр җырчылар туган авылларында милли бәйрәм оештыруны матур гадәткә керттеләр. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та Нурлатта иҗатташ дуслары белән матур бәйрәм үткәрә иде. Тик быел үткәрә алмый.

– Яңа сезонга үземне «ремонтлыйсы» бар әле. Сабантуй үткәрермен, дигән идем, бу уйдан баш тартырга туры килде. Германиягә барып операция ясатам. Бар да яхшы булыр, Алла теләсә. Чакырган җирләргә барам, чыгыш ясыйм, әмма үзем оештырмыйм, – диде җырчы.

Үзебезнең сандугачлар якынрак

Зур җырчыларга караганда, авылдашлары сәнгатен яраткан авыл җирлекләре дә бар. Кайбыч районы Кошман авылы җирлеге башлыгы Лилия Сафина әнә шулай ди:

– Безнең бәйрәм дә бит шушы авыл егетләренең матди ярдәме белән үткәрелә. Сабан туена авылдан чыгып китеп, күрше республикаларда, чит төбәкләрдә төпләнгән якташларыбыз да кайта. Күрешү, хәл белешү, аралашу бәйрәме дә ул. Махсус Сабан туенда чыгыш ясарга кайтучы авылдашларыбыз да бар. Әлбәттә, аларга игътибар һәм урын түрдән. Ләкин артистларны чакырмыйча да булмый. Шулкадәр зур бәйрәмне алып барырга да кирәк бит әле. Бу очракта да зур җырчыларга «сикермибез», хәлдән килгәнчә һәм үзебезнең якташларга урын биреп. Мәйданыбызны республика гранты ярдәмендә ясаттык. Әлбәттә, быел кертелгән бөтен кагыйдәләрне дә исәпкә алачакбыз.

Быелга тыелабыз

Шулай дип әйтүче авыл җирлекләре дә бар. Күптән түгел Әгерҗе районының Иж-Бубый авыл башлыгы профилактика максатыннан, өйдә калу хәерлерәк дип, чәчү тәмамлану бәйрәмен быелга үткәрмәү турында игълан итте. Мамадыш районы Еники-Чишмәдә авыл бәйрәмен үткәрүне гадәткә керткән фермер Нияз Шәмсетдинов та икеләнә:

– Роспотребнадзор илле кешедән артык кеше җыелса, битлек кию мәҗбүри, ди. Сабан туенда аның кадәр генә кеше булмый инде ул. Аннан мәйдан буйлап тикшерү йөрер, кемнәрдер эләгер,  кәеф бозылмый калмас. Минем авылдашларымны авыр хәлдә дә калдырасым килми. Битлекле бәйрәм бәйрәммени инде ул? Без әле икеләнәбез. Бәлки әле сабыр итеп торырбыз, мөгаен.

Гөлинә Гыймадова

Фото: kazanfirst.ru

 


2 фикер

  1. Артисларга шулхатле акча түләгәнче,үзебезнең җырчыларга бирсеннәр иде , бердә ким җырламыйлар әле алардан яхшыракта җырлыйлар. сабантуй шоуга әйләнде.

  2. Мондый бәягә артистлар чакыру ник кирәк?Авыл сабатуйлары бит халыктан җыелган акчага гына үткәрелә.Безгә үзешчәннәр дә бик җитә

Фикер өстәү