Аның сүзләренчә, мондый халәт кинәт кенә, күп очракта стресс кичергәндә күзәтелә. Кан басымының өске күрсәткече 200–250 мм, түбәнгесе 140–150 миллиметрга кадәр күтәрелә. Болай булганда үпкә шешеп, сулыш кысылырга, ютәл кузгалырга, шулай ук йөрәк авыртырга мөмкин.
Кардиолог әйтүенчә, гипертоник криз билгеләре күзәтелгәндә вакытны сузарга ярамый, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Ул шулай ук, аңны югалту ихтималы булуын искәртеп, ишекне ачык калдырырга киңәш итә.
Алда санап үтелгән билгеләр күзәтелгәндә, инсульт, аңны югалту һәм үлем куркынычы бермә-бер арта. Гипертоник криз шулай ук миокард инфарктын да китереп чыгарырга мөмкин. Эсседә кибетләрнең салкын бүлекләрендә йөрү дә кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин икән. Бу да инфаркт яки инсульт куркынычын арттыруы турында кисәтә табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез