Буш кул белән кайтмыйлар. Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта икътисадый форумда катнаша

Төбәк башлыклары белән очрашу, мөһим килешүләр төзү, яңа хезмәттәшлек юлларын барлау… Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре әнә шуннан гыйбарәт иде. Алда телгә алынган очрашу-килешүләрнең барысы да Санкт-Петербургта үткән икътисади форум кысасында узды.

Очрашулар

Президент иң элек Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашты. Очрашу барышында ике арадагы хезмәттәшлекнең яңа юллары барланды. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Татарстан йөк машиналары, суднолар төзелеше, цифрлаштыру, фармацевтика юнәлешләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Александр Цыбульский, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов белән соңгы очрашудан соң төбәкара багланышларның активлашуын искәртте. Очрашу барышында Татарстан белән Архангельск өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022–2024 елларга чаралар планы да имзаланды.

Санкт-Петербургта Рөстәм Миңнеханов Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба белән дә очрашты. Татарстан Президенты сүзләренә караганда, бүген ике төбәк арасында товар әйләнеше 3,5 миллиард сум тәшкил итә. «Безнең эре машина төзелеше оешмалары, нефть, нефть химиясе тармакларында хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Ике төбәк арасында товар әйләнеше 3,5 миллиард сум тәшкил итә. Аны тагын да арттырып, хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табарбыз дип өметләнәм», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, Коми Республикасына Татарстанның машина төзелеше продукциясен, медицина җиһазларын кертү, суднолар төзелеше тармагында хезмәттәшлек итү мөмкинлеге карала. Коми башлыгы Татарстаннан вертолетлар сатып алырга теләүләрен дә белдерде. Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Уйба хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Килешүләр

Петербург халыкара икътисади форумы кысасында тагын берничә мөһим килешү төзелде. Шуларның берсе Татарстан Хөкүмәте белән «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасы арасында имзаланды. Бу килешү талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча уртак эшнең яңа юлларын табарга, уртак бәйгеләр, акцияләр һәм чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. «Россия мөмкинлекләр иле» платформасы 26 төрле проект, олимпиада һәм бәйгене берләштерә. «Татарстан әлеге платформа белән актив хезмәттәшлек итә. Республикада «Синең йөрешең», «Зур тәнәфес», «Россиянең ел студенты», «Россиянең студентлар язы», «Мәдәни код», «Цифрлы алга китеш» кебек зур проектларны күп тапкыр оештырдык. Анда 252 меңнән артык татарстанлы катнашты, 1801е бәйге һәм олимпиадаларда җиңүчеләр арасына кергән. «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы – үзеңне күрсәтү, үз сәләтеңне бәяләү мөмкинлеге. 2022 елда без Казанда бөтен илдән иң яхшы IT-белгечләрне җыябыз, Иннополис базасында ясалма интеллект буенча Бөтенроссия хакатоны уздырачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Көн дәвамында төзелгән килешүләрнең чираттагысы Татарстан Президенты белән «Почта Банк» акционерлык җәмгыятенең идарәче рәисе Александр Пахомов тарафыннан имзаланды. Бүген әлеге банк республиканың барлык районнарында эшли. 300 авылда исә ул бердәнбер кредит оешмасы булып тора. «Әлеге банк һәр авылдагы почта бүлекчәсендә эшләргә тиеш», – диде Президент.

Александр Пахомов «Почта Банк»ның район, авыл җирлекләрендә дә хезмәт күрсәтә башлавын зур уңыш дип саный. «Кайчандыр биредә банк картасыннан акча да салдырып булмый иде бит. Бүген безнең банк республика буенча 883 урында хезмәт күрсәтә. Алга таба да бергә-бергә социаль проектлар, яшәү сыйфатын яхшырту программаларын тормышка ашырырбыз», – диде банк җитәкчесе.

Тормышка ашыру дигәннән, быел башкалада тагын бер зур чара көтелә. Санкт-Петербургта узган икътисади форум кысасында 2022 елда Казанда сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын оештыру буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия торак һәм төзелеш министры Ирек Фәйзуллин белән атом энергиясе буенча «Росатом» дәүләт корпорациясенең генераль директоры Алексей Лихачев имзалады. Казанда узачак Чемпионатта 23 илдән килгән вәкил катнашачак. «Халыкара чемпионат үткәрү яңа технологияләр һәм компетенцияләр белән танышырга, иң мөһиме – бу юнәлештә иң яхшыларны табарга мөмкинлек бирәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан белән «ВК компаниясе» арасында төзелгән килешү белем бирү һәм фән-техника тармагында хезмәттәшлек итүне күздә тота. Әлеге килешү кысасында «ВКонтакте» челтәре ярдәмендә дәүләт порталларыннан кулланучылар, дәүләт хезмәтләре күрсәтү сервислары белән кызыксынучылар санын арттырырга җыеналар.

Форум кысаларында «Бөек Идел юлы» төбәкара туризм проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында да килешү имзаланды. Туризм буенча Федераль агентлык, Татарстан, Мари Иле Республикасы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Самара өлкәсе һәм Чуашстан Республикасының Министрлар Кабинеты арасында төзелгән әлеге килешү төбәкара елгаларда пассажирлар йөртү системасын торгызуны күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов белән «Газпром нефть» оешмасының идарәсе рәисе Александр Дюков имзалаган килешү кысаларында исә нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Очрашуда «Газпром нефть» һәм «Татнефть» оешмалары арасында робот техникасы буенча тармак компетенцияләре үзәген булдыру, «Газпром нефть» һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасы арасында инновацион эшчәнлек өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

Утырышлар

Петербург халыкара икътисади форумы кысасында узган панель сессиясе утырышында җирлекләрне үстерү турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов  фикеренчә, җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат базасын сынау проекты нәтиҗәлелеген раслады. Әлеге ресурс теркәлмәгән күчемсез милек объектларының билгеле бер санын ачыкларга ярдәм иткән. Милекчеләргә анализ ясалган.

Форум кысасында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ, шәһәр тирәлеге юнәлеше буенча комиссия утырышы да узды. Татарстан Президенты 2019 елда Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителгән карарларны тормышка ашыру өчен зур эш башкарылганын әйтте. Өлешләп төзүдә эскроу счетка күчү – шуларның иң зурысы. Бүген илдәге торакның 83 проценты яңа кагыйдәләр буенча төзелә. Моннан тыш, алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү кысасында тиешле фонд булдырылган. Ташламалы ипотека программасы кабул ителгән. «Программаны ел ахырына кадәр озайту турында карар кабул иткән өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты территорияләрне комплекслы үстерү турында закон кабул ителүенә дә игътибар итте. Республикада өстәмә рәвештә 2,5 млн квадрат метр яңа торак төзергә мөмкин булачак. «Бу чараларның барысы да узган ел нәтиҗәләре буенча илдә рекордлы күләмдә 92,6 млн квадрат метр торак тапшырырга мөмкинлек бирде. Татарстан беренче тапкыр 3 млн квадрат метр чикне узды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белән илнең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.

 

 


Фикер өстәү