Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында: «Ике төбәкнең барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре күп»

Көнчыгышта килешү

Татарстанга Владивостоктан товар төялгән беренче поезд килә. Хакасия, Иркутск һәм Камчатка белән хезмәттәшлекне ныгытачаклар. Президент Рөстәм Миңнеханов, Владивостокта берничә очрашу уздырып, киләчәк турында сөйләште. Анда ул Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен барды.

Беренчесе юлга чыкты

Иң элек Рөстәм Миңнеханов Владивостокның диңгез сәүдә портында булды. Россиянең Ерак Көнчыгыштагы иң зур порты бу. Ул елына 5 миллион тонна йөк һәм нефть продуктлары, 150 мең берәмлек машина һәм тәгәрмәчле техника, 670 мең контейнер йөге үткәрергә сәләтле.

Әлеге портта Рөстәм Миңнеханов FESCO транспорт оешмасының логистика бүлеге вице-президенты Герман Маслов белән дә очрашты. Хәтерләсәгез, июль аенда әлеге оешма вәкилләре, Татарстанга килеп, республикада терминал-логистика үзәге ачу мөмкинлекләрен тикшергән иде.

Владивостокның диңгез портында Рөстәм Миңнеханов машина, универсаль, контейнер терминалларын карады. Моннан тыш Президент Татарстанга Азия-Тын океан төбәге (АТР) илләреннән товар төялгән беренче поездны озатуда да катнашты. Айга ике тапкыр Владивосток станциясеннән Тихорецкая станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк әлеге поезд 11 тәүлек юлда булачак. Моңа кадәр күп кенә товарларны Мәскәү аша алып кайтканнар.

«Компаниябезгә ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт! Без, базарларны өйрәнеп, Татарстанда сәнәгатьнең, интернет-сәүдәнең ничек үсүен күрдек. Зур хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Кытай, АТР илләре белән Татарстан арасында «күпер» салырга өметләнәбез», – диде Герман Маслов. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында ирешелгәннәр белән генә чикләнмәскә чакырды. «Азия-Тын океан илләреннән тыш безгә Төркия белән Иран базарларын да өйрәнергә кирәк», – диде ул. Татарстан Хөкүмәте белән «FESCO транспорт төркеме» арасында килешүгә кул куелды.

Порт яңартылачак

Транспорт димәктән, Владивостокта Казанның Елга порты территориясенә яңа сулыш өрү турында сөйләштеләр. Бу хактагы килешүне Казан мэры Илсур Метшин белән «Сбербанк» идарәчесе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин имзалады. Якынча исәпләүләр буенча, 287 га мәйданны тәртипкә китерүгә 500 миллиард сум чамасы акча сарыф ителәчәк. Әлегә бу урында иске склад, ташландык биналар урнашкан. «Казанның порт өлеше – шәһәребезнең төп үсеш нокталарының берсе. Республика һәм башкала халкының яшәү шартларын яхшыртудан тыш, өстәмә эш урыннары да булдырылачак, төрле тармактагы белгечләр җәлеп ителәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Елга портының ташландык өлешендә якын киләчәктә 1,5 миллион квадрат метр мәйданлы торак, 1,3 миллион квадрат метр мәйданда административ биналар пәйда булачак. Моннан тыш килешү нигезендә 12 чакрым озынлыкта яр буен да төзекләндерергә җыеналар.

Мөмкинлекләр зур

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре кысасында Хакасия Республикасы белән Татарстан арасында да килешү имзаланды, аны тормышка ашыру өчен күреләсе чаралар расланды. Моннан алдагы килешү 2016 елда төзелгән иде. «Ике төбәкнең барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре күп. Әлегә ике арадагы товар әйләнеше зур түгел – 240 миллион сум чамасы тәшкил итә. Без «КамАЗ» машиналары һәм аларга яраклы запчасть, шиннарны күбрәк кертергә әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Хакасиягә кертелгән медицина товарлары күләмен арттыру, «POZIS» җиһазлары белән тәэмин итүне дә хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлеш дип атады. «Без сездә җитештерелгән техника белән кызыксынабыз. Алар үзләренең ышанычлы икәнен раслады инде», – диде Хакасия башлыгы Валентин Коновалов.

Татарстан Иркутск арасы

Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга да килештеләр. Владивостоктагы очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белән Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев 2025 елга кадәр хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру чаралары планын имзалады.

Бүген Татарстан Иркутск өлкәсенә йөк машиналары, дизель ягулыгы, бензин, мазут, шин, пыяла, парфюмерия юллый. Аннан исә безгә дарулар, бизәнү әйберләре, тоз һәм башка товарлар кайтарыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, ике төбәк арасында товар әйләнеше 6 миллиард сумны тәшкил итә. Игорь Кобзев  Татарстандагы министрлык һәм ведомстволарда эшнең ни рәвешле оештырылуы белән кызыксынуларын да әйтте.

Ерак булу куркытмый

Икътисади форум кысасында Татарстан белән Камчатка крае арасында да сәүдә-икътисад, фән-техника һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Ике төбәк арасындагы товар әйләнеше әлегә зур түгел. Татарстан «КамАЗ» һәм йөк машиналарына, автобусларга запчастьлар, шиннар җибәрә. Без Камчатка краеннан балык һәм эшкәртелгән балык продуктлары кабул итәбез. Без «КамАЗ» машиналары белән аларга кирәкле запчастьларны күбрәк җибәрергә, суднолар төзелеш тармагында хезмәттәшлекне көчәйтергә әзер», – ди Рөстәм Миңнеханов. Президент фикеренчә, ара ерак булуга карамастан, ике төбәк арасында туризмны гына түгел, икътисади хезмәттәшлекне көчәйтү өчен дә мөмкинлекләр бар.

«Татарстанга хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт. Бүген бездә төзелеш тармагы актив үсештә, шуңа күрә без бу юнәлештә эшләргә әзер. Моннан тыш безгә сезнең инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибәгез дә кызыклы», – диде Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов.

Татарстан Президенты Владивостокта «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходчылыгы» җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Андрей Северилов белән дә очрашты. Ростуризм башлыгы Зарина Догузова белән очрашуда исә республикада туристлык тармагын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

Фото: https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/8339859.htm

 


Фикер өстәү