Казанда 8 сентябрьдә “XI Якупов укулары” уза

Сафәр аеның 12 нче көнендә (8 сентябрьдә) Россия ислам институтында “XI Якупов укулары” узачак. Быел укулар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140-еллыгы, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы кысаларында Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Конференция барышында танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясаячак. Моннан тыш, конференциядә аерым игътибар Вәлиулла Якупов тырышлыгы белән 1993 елда халыкка кайтарылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышланачак. Тулырак мәгълүмат – программада.

Якупов укулары кысаларында Вәлиулла хәзрәт нигез салган, ел саен “Идел” журналы белән берлектә оештырыла торган “Таян Аллаһка!” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы да булачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт, Россия ислам институты (актлар залы). Теркәлү: 8:30 – 9:00.


Фикер өстәү