Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Мөхәммәдиянең» яңа тулай торагын һәм бинасын күреп киттеләр

Бүген, сәфәр аеның 3 көнендә, Татарстанда Республика көне билгеләп үтелгәндә, Диния Нәзарәте резиденциясенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килеп киттеләр. Алар белән бергә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та бар иде. Мәртәбәле кунакларны Татарстан мөфтие, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Ришат хәзрәт Хәмидуллин, шулай ук мәдрәсә директоры урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Зөлфәт хәзрәт Габдуллин каршылады, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Нәзарәткә килү сәбәбе булып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа биналары — административ корпусын һәм тулай торагын төзү эшләре тәмамлану торды. Биналар «ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясе» бердәм территориаль комплексын булдыру проекты кысаларында төзелде. Эшләр 2021 елның май аенда башланган иде һәм быел мәдрәсәнең 140-еллыгы уңаеннан Республика көне һәм яңа уку елы башлануга тәмамланды.

Мәдрәсә өчен аеруча шәкертләр тулай торагын булдыру мөһим иде. Ул 3 катлы, гомуми мәйданы 2 174,45 кв.м. тәшкил иткән бина итеп төзелде. Биредә, торак урыннарыннан тыш, мөстәкыйль уку класслары, медпункт, спортзал һәм башка техник бүлмәләр урын алды. 2020 елга кадәр шәкертләр мәдрәсәнең тарихи бинасында яшәде. 2021 елда реставрация эшләре башкарылып чыккач, анда хәзер 7 уку сыйныфы, инвалидлар өчен 2 уку сыйныфы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, уку залы урнаштырылды.

Тулай торак җир өстендәге кичү аша мәдрәсәнең яңа административ корпусы белән тоташкан. Әлеге бинаның гомуми мәйданы — 2 798,67 кв.м. Корпус үз эченә 3 уку сыйныфы, 118 кешелек конференц-зал, ашханә, мәдрәсә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре кабинетларын һәм башка ярдәмче мәйданнарны үз эченә алган. Моннан тыш, бинада Нәзарәт аппараты хезмәткәрләренең кабинетлары да урнашачак.

Җитәкчеләр яңа биналар белән танышып чыкты, башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм мәдрәсәгә эшчәнлекне алып баруда уңышлар теләде.

Минтимер Шәрипович аерым Нәзарәт һәм мәдрәсә коллективлары белән дә әңгәмә корды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең әһәмиятенә игътибар итте һәм милли мәгарифкә, халык арасында дини тәрбиягә карата үзенең карашлары белән бүлеште.


Фикер өстәү