Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин Казанда күп фатирлы йортның төзекләндерелгән ишегалдында булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин Казанда Хөсәен Мәүлетов урамындагы 17 нче йортның ишегалдында булдылар, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.

Ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонтланган. Россия Федерациясенең халык артисты Александр Розенбаум чараның хөрмәтле кунагы булды.

Рөстәм Миңнеханов ял итү һәм уеннар өчен мәйданчыкларны карады, халык белән аралашты. Кешеләр, үз чиратларында, территорияне яхшы төзекләндергәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Архитектура бюросы вәкилләре әлеге ишегалдын төзекләндерү проектын ничек төзегәннәре турында сөйләделәр. Ишегалдында зур булмаган имәнлек бар икән, анда 70 яшьлек агачларсеп утыра, имәнлектә җәяүләп йөрер өчен сукмакларлар салынган.

Ишегалдында шулай ук зур булмаган сәхнә һәм ишегалды концертлары өчен тамаша залы бар. Шахмат өстәлләре куелган, спорт һәм балалар мәйданчыклары бар.

Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, ишегалды киңлекләрен төзекләндерү программасы ярдәмендә быел гына да 466 ишегалды ремонтланачак һәм 100 мең казанлы мондый үзгәрешләрне күрәчәк. «Бу ишегалды үзгәрде, ул яхшырды, — диде Казан мэры Мәүлетов ур., 17 адресы буенча урнашкан киңлек турында. — Без китапханәгә барып җиттек (янәшәдә генә бакчасы булган «Сандугач» китапханәсе бар, ул да төзекләндерелде).

Казан мэры боларның барысы да казанлыларның иҗади зур эше аркасында эшләнгәнлеген ассызыклады. «Барлык үзгәрешләребез өчен чын күңелдән сөенәм һәм барысына да ныклы сәламәтлек телим», — диде Илсур Метшин.

Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикада 2015 елдан бирле «Парклар һәм скверлар» программасы тормышка ашырыла. 2019 елда 10 меңгә якын күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерергә мөмкинлек бирүче программа барлыкка килде. «Мондый зур гамәлләр сезнең актив катнашуыгыз аркасында тормышка ашырыла», — дип белдерде Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы. Ул шулай ук халыкның мондый программаларны тормышка ашыру белән кызыксынуын билгеләп үтте. Мисал итеп ул җәмәгать киңлекләрен сайлау конкурсында тавыш бирүне — уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсын китерде. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, конкурста 10,7 миллионнан артык кеше катнашкан – алар барысы да үз шәһәрләрендә һәм торак пунктларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә тавыш биргән. Быел Татарстанның 6 шәһәре кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча иң яхшы проектлар бөтенроссия конкурсында җиңүче булды һәм 85-95 млн. сумлык грантлар алды, дип искәртте Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, бүген республика башкаланы һәм бөтен республиканы яңартуга һәм төзекләндерүгә күп акча сарыф итә. Ул ассызыклаганча, төбәктә бик күп илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла.

«Татарстан безнең президентыбыз Владимир Путин һәм Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинның зур ярдәмен ала. Быел без Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәбез, бу бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә, күп программалар кабул ителде. Федераль үзәк тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инфраструктура проектларына килгәндә, алдагы 5 елда бу 500 млрд. сум булачак. Безнең республика тарихында мондый проектлар элек юк де. Бу – Мәскәүгә кадәр М12 автомобиль юлы да, М7 автоюлы да. Шул ук вакытта без шәһәребез матур булсын өчен тырышабыз: яңа Татар театры, яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Минем теләгем – без барыбыз да аны сакласак иде, боларның барысы да безнең өчен һәм балаларыбыз өчен эшли бит. Көн саен без барыбыз да эштән соң үз ишегалдына киләбез, монда балаларыбыз уйный. Шуңа күрә «Безнең ишегалды» программасы – бик яхшы һәм кирәкле программа».

РФ халык артисты Александр Розенбаум шулай ук барысын да Республика көне белән котлады. Чара музыкаль программа белән дәвам итте.


Фикер өстәү