Татарстан Президенты «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдын карады

Республика Президенты вице-премьер Марат Хөснуллин белән бергә Ямашев урамындагы «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында булды. Аларны шәһәр мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Бу — 786 фатир кергән 4 күпфатирлы йортны берләштерүче иң эре башкала ишегалларының берсе.

Ишегалды территориясе яшәүчеләр тарафыннан яхшы халәттә тотыла һәм иҗтимагый киңлек буларак актив кулланыла. Ишегалдын төзекләндерү проектын җәяүлеләр өчен кирәкле балалар мәйданчыкларына һәм мәктәпкә тоташтыручылар челтәрен төзеде, машина юллары буйлап тротуарлар ремонтланды.

Ишегалдын төзекләндерү проекты үз эченә балалар мәйданчыкларына һәм мәктәпкә тоташтырылган җәяүлеләр юлы төзелешен кертте, шулай ук аның нигезендә тротуарлар ремонтланды.

Әлеге ишегалдында төп акцент төрле яшьтәге балалар мәйданчыкларын, спорт мәйданчыгын һәм экстрим-мәйданчыкны булдыруга бирелә. Проект буенча яңа мәйданчыклар куркынычсыз территориядә урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов программаның төп принцибы — халыкның төзекләндерүнең барлык этапларында катнашу, дип билгеләде.

“Ишегалдында уңайлы мохит нәкъ менә халык өчен тудырыла, шуңа күрә безнең өчен сезнең катнашуыгыз бик мөһим”, — дип мөрәҗәгать итте Президент халыкка.


Фикер өстәү