Рөстәм Миңнеханов Юдинода «Тимер юлчылар» мәдәният йортын ачты

Казанның Юдино бистәсендә капиталь ремонттан соң «Тимер юлчылар» мәдәният йортын ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Иң элек кунаклар тарихи рәвештә торгызылган фонтанга акча салдылар һәм аны кабыздылар

— Безнең өчен Юдино — республиканың тимер юл башкаласының эре сәнәгать үзәге. Монда хезмәт кешеләре яшәвен аңлыйбыз. Без спорт, мәдәни, иҗтимагый киңлекләр булдыру турында килештек. Биредә хезмәт иткән кешеләр хакына эшләнде барысы да, — диде тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов.

Хәзер җирле халык Мәдәният йорты янында төзекләндерелгән территориядә ял итә ала. Биредә балалар мәйданчыгы һәм ял зонасы ясадылар. Шулай ук җәмәгать транспортының тукталыш павильоны да яңартылды.

«Барлык юдинчаларны бу күркәм вакыйга белән котлыйбыз! Ике ел элек 100 яшькә әзерлек башланган вакытта без бистәдә шулкадәр үзгәрешләр булачак һәм тормыш дәрәҗәсе башкаладан берни белән дә аерылмаячак дип хыяллана да алмадык», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Мәдәният йортында капиталь ремонт узган елның июнендә башланды. Реконструкция проектын эшләгәндә, белгечләр бинаның тарихи йөзен мөмкин кадәр саклап калырга омтылган. Төп залдан 480 кешегә Мәдәният йортында заманча җиһазлар белән кинозал төзелде.

Объект базасында Яшьләр театры, арт-киңлек һәм коворкинг, кафе һәм экскурсия бюросы, күп функцияле үзәк ачылды. Шулай ук тимер юл эше музее да яңартылды, ул үзендә заманча технологияләр һәм тарихи артефактларны берләштерде.

«Юдино, чыннан да, үзгәрде. Мемориалны да ясадылар, боз сараен да ачтылар. Карагыз, нинди матур», — дип, тәэсирләре белән уртаклашты биредә яшәүче Елена.

Мәдәни мирас объекты булган шәһәрдә иң борынгы мәдәният сарайларының берсенә капиталь ремонт ясау турындагы карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.


Фикер өстәү