Александр Груничев: “Безгә рәхмәт әйтәчәкләр”

Шушы көннәрдә Мамадышта чүп-чар төяү станциясен ачылды. Чарада Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, «Гринта» компаниясе генераль директоры Светлана Ярлыченко катнашты.

Бер очрашуда Мамадыш районына чүп-чар төяү кирәк дигәннәр иде. Бер ел да үтмәде, Татарстан әле тиңе булмаган чүп станциясе төзелеп тә бетте. Мондый станция быел тагын республиканың өч районында –Актаныш, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында да эшли башлаячак.

«Гринта» оешмасының генераль директоры Светлана Ярлыченко мондый станция ачылгач, Мамадыш районында калдыкларны 50 чакрымга транспортлау зарурлыгы кимәячәк, ди.

– Чүп ташучылар калдыкларны әлеге станциягә алып киләчәк, ә аннары аларны махсус техника белән полигонга озатачаклар. Мамадыш районында станциянең куәте елына 30 мең тонна чүп-чарны сыйдыра ала, – ди ул.

Көнкүреш кат ыкалдыклар реформасы дәвам итә, ди Александр Груничев.

– Әле берничә ел элек кенә Чаллы трассасы буенда Мамадыш районы чүп-чарыннан сасы исле төтен чыгып тора иде. Бүген хәл яхшырды, контейнер мәйданчыклары барлыкка килде. Чүп-чар төяү станциясе экологик хәлне яхшыртырга һәм транспортлауга киткән чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге объектны төзү коммуналь хезмәтләр өчен вакытында һәм тулы күләмдә түләүче кешеләр ярдәмендә мөмкин булды. Мондый станцияләр өченкиләчәктә оныклар безгә “рәхмәт” әйтәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү