Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында урып-җыю кампаниясе темпларын бәяләде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты, шулай ук район территориясендәге кайбер объектларны карады.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев озата йөрде.

Нурлат янындагы көзге бодай кырында Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы механизаторлары, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашты. Биредә үк авыл хезмәтчәннәре продукциясе, район басуларында үстерелә торган бөртекле һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләре белән күргәзмә оештырылды.

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 3 мең гектар суктырылган, уртача уңыш 36 ц/га тирәсе. Фураж әзерләү шул исәптән күрше субъектлар хисабына да башкарыла.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек өлкәсендә, шул исәптән терлек саны буенча да, эшне активлаштырырга кирәклеге турында хәбәр итте.

«Халыкта терлек азыгы булу мөһим», — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан сугышчыларга ярдәм итү мәсьәләсенә дә игътибар итте. «Ялга кайткан сугышчыларга гаиләләре белән бергә булырга мөмкинлек бирергә кирәк, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. — Аларга кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтергә кирәк».

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов су әзерләү станциясе төзелеше барышы белән танышты. Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү буенча эш ТР Экология министрлыгы программасы буенча башланган. Су белән тәэмин итүнең перспективалы чыганагы билгеләнгән. Суның сыйфатын норматив күрсәткечләргә җиткерү өчен су әзерләү станциясен төзү турында карар кабул ителә. Рөстәм Миңнехановка программа кысаларында бүгенге көнгә 28,4 км суүткәргеч челтәре салынганлыгы, барлык 77 кое монтажланганлыгы, 3 яңа скважина борауланганлыгы, су әзерләү бинасы әзер булуы турында сөйләделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Нурлатта «Туп» ябык футбол манежында һәм «Тулпар» спорт сараенда булды.

Ябык футбол манежы 2022 елның сентябрендә ачылган. Бу спорт объекты «Спорт — тормыш нормасы» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Футбол манежы мини-футбол буенча күнегүләр өчен билгеләнгән. Бүген өч тренер җитәкчелегендә биредә 287 спортчы шөгыльләнә.

«Тулпар» спорт сарае (2020 елның көзендә ачылган) волейбол һәм баскетбол уйнау өчен спорт залыннан, көрәш белән шөгыльләнү залыннан, тренажер залыннан, ике бассейннан һәм 70 урынга исәпләнгән трибунадан тора. Объект инвалидлар өчен уңайлыклар белән җиһазландырылган. Биредә 547 бала шөгыльләнә.


Фикер өстәү