Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Алексеевск районында бөттеклеләрне җыю барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск, Нурлат һәм Әлки муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Сәфәрнең төп максаты — төбәк кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышу.

Рөстәм Миңнеханов беренче булып Алексеевск муниципаль районында булды. ТР Рәисе басуларны әйләнеп чыкты һәм Саконы авылындагы ашлык терминалында булды. Бу объект быел файдалануга тапшырылган. Ашлыкны эшкәртеп җибәрү куәте елына 300 мең тонна тәшкил итә. Игенне бирегә бөтен Кама аръягыннан алып киләләр. Рөстәм Миңнехановка июнь аенда ашлыкның беренче партиясе җибәрелгәнен, барлыгы 12 мең тонна булганын хәбәр иттеләр. Бу терминалның үзенчәлеге — ел әйләнәсе иген культураларын кабул итү һәм җибәрү. Мәсәлән, кышкы чорда автовозлар җәлеп ителгән, ә җәй көне өстәмә рәвештә судно йөреше кулланыла. Киләсе елда икенче чиратны кертү планлаштырыла.

Аннары Кыр Күле авылында механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм Алексеевск муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. Әңгәмә барышында район кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында фикер алыштылар. «Ел катлаулы, әмма шулай да без планлаштырганның барысын да тормышка ашырачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук бу сезонның аавыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен җиңел булмавын билгеләп үтте. Мондый шартларда, Татарстан Рәисе ассызыклавынча, терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим.


Фикер өстәү