Рөстәм Миңнеханов Азнакай районында чәчү эшләренең барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Азнакай районында булды. Төп максаты — язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.

Рөстәм Миңнеханов Азнакай районында чәчү эшләренең барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Банки-Сукаеш авылындагы «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖнең терлекчелек комплексында булды. Проект ике чиратта гамәлгә ашырыла. 2 мең башка исәпләнгән ике сыер абзары һәм саву блогын узган елның сентябрендә ачтылар. Бүген фермада 95 җирле кеше эш белән тәэмин ителгән.

Президентка тагын 2 мең баш сыерга исәпләнгән икенче чират төзелеше баруы турында сөйләделәр. Проект махсус инвестицион кредит алу мөмкинлеге аркасында гамәлгә ашырыла. Объектны агымдагы елның августында тапшыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов җиһазлар сатып алу буенча кыенлыклар юкмы, дип кызыксынды. Ферма җитәкчесе сүзләренә караганда, комплексның икенче чиратын җиһазландыру өчен альтернатив тәэмин итүчеләр карала.

Махсус күргәзмә кысаларында Татарстан Президенты районның сөт һәм ит эшкәртү предприятиеләре эше, «Бәрәкәт» кооперативы эше һәм авылда эшлекле активлыкны арттыру чаралары, шулай ук туристик инфраструктура үсеше, шул исәптән «Жемчужина Чатыр — Тау» глэмпинг комплексы проекты белән танышты.

Агрофирма мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов җирле хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Соңгы 10 елда җирле фермер хуҗалыкларына илкүләм проектлар кысаларында 235 млн. сумнан артык төрле грантлар бирелде. Бу шул исәптән кече хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны артуга да ярдәм итте. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында узган ел район 22,2 млн. сум акча алган. Акча авыл халкының торак шартларын яхшыртуга һәм авыл территорияләрен төзекләндерүгә тотылган.

Очрашу барышында чәчү темплары турында фикер алыштылар. Быел 70 мең гектардан артык чәчү планлаштырыла, бүгенге көнгә 53% — 38 мең га мәйданда чәчелгән. Шул ук вакытта уҗымнарны кабат тукландыру бара. Гомумән алганда, көзге культуралар 12 мең га мәйданда чәчелгән, шуның 10 меңе — ашлыкка. ТР Президенты авыл хуҗалыгы эшләренең югары темпын билгеләп үтте.

Терлекчелек өлкәсенә килгәндә, районда 22,4 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 8,3 меңе — савымлы сыерлар. Гыйнвардан март аена кадәр районда 14 мең тоннага якын сөт җитештерелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сүзләренә караганда, районда хуҗалыкларны үстерү өчен грантлардан актив файдаланалар. Гомумән алганда, быел республика буенча барлык районнарга 4,5 млрд.сум грант бирелгән.

Очрашуда хуҗалыклар җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать паркын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, районда кооперативлар системасы яхшы үсеш алган. Татарстан Президенты тиешле йөкләмә бирде.


Фикер өстәү