Татарстан Рәисе Мамадыш районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Бүген Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында булды. Сәфәр барышында ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты һәм берничә авыл хуҗалыгы производствосын карады.

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында Рөстәм Миңнеханов район кырларын әйләнеп чыкты. Малмыжка авылындагы «Продпрограмма» агросәнәгать комплексы территориясендә Татарстан Рәисе белән авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов басуларда эш тулы куәтендә баруы турында хәбәр итте. Быел чәчүлек мәйданнары өчен 78 мең гектар бүлеп бирелгән, шуларның 45,3 мең гектары язгы культуралар өчен. Бүгенге көндә чәчү 20% ка башкарылган. Басуларга 130 берәмлек техника җәлеп ителгән. Хуҗалыкларда гектарына 61,5 кг минераль ашлама тупланган.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, уңай һава шартларында май ае башына чәчү кампаниясен тулысынча тәмамлау планлаштырыла. «Кирәкле техника бар. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар дизель ягулыгы һәм орлыклар белән тәэмин ителгән», — дип хәбәр итте Анатолий Иванов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Продпрограмма» агросәнәгать комплексын карады. Яңа корпуслар буенча экскурсияне авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Рифат Мотыйгуллин үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, фермада 4307 баш эре мөгезле терлек асрала, шул исәптән 3548 сыер. Көн саен 115 тонна сөт савыла. Быел баш санын арттыру максатыннан 600 сыерга исәпләнгән тагын 1 корпус төзү планлаштырыла.

Шулай ук республика Рәисе Мамадышның «Азбука сыра» заводында булды. Узган ел нәтиҗәләре буенча завод 129 мең тонна сөт эшкәрткән. Предприятиедә 343 хезмәткәр эшли, алар көн саен 70 тоннага кадәр продукция, шул исәптән 45 тоннага якын сыр җитештерә.


Фикер өстәү