Халык саны буенча Һиндстан Кытайны узып киткән

Һиндстан халык саны буенча Кытайны 2,9 миллион кешегә артта калдырган. БМОның халык саны өлкәсендәге фонды сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта Һиндстанда – 1,4286 миллиард, Кытайда – 1,4257 миллиард кеше яши.
Һиндстанда яшәүчеләрнең 25%ы – 0 дән 24 яшькә кадәрге кешеләр. КХРда бу күрсәткеч – 17%. Һиндстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр – 7, Кытайда – 14%.

Ләкин Кытай уртача гомер озынлыгы ягыннан Һиндстанны уздыра. Кытайда хатын-кызлар өчен ул – 82 яшь, ир-атлар өчен – 76. Шул ук вакытта Һиндстанда бу күрсәткеч – 74 һәм 71 генә.


Фикер өстәү