“Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды

“Пирамида» концертлар залында “Созвездие – Йолдызлык» XXIII ачык республика телевизион яшьләр  фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада конкурсның суперфиналында призлы урыннар яулаган балалар бүләкләнде.

Быелгы фестивальдә 60 меңләп бала катнашкан. Жюри әгъзалары зона этапларында 17 меңгә якын иҗади чыгышны бәяләгән. Шуларның 6 меңгә якыны сайлап алу турларында җиңеп, суперфиналга узган.

Гран-При ияләрен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.

– “Созвездие – Йолдызлык» – республикада да, аннан читтә дә киң танылу алган матур һәм күңелле фестиваль. Анда катнашучылар саны инде 1 миллион кешедән артып китте. Фестиваль талантлы балаларга һәм яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Республиканың барлык халык вәкилләрен берләштерүче фестивальнең быелгы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлануы символик мәгънәгә ия. Ул алга таба да тормышыбызны җылылык һәм шатлык белән тулыландырсын, – диде Хөкүмәт башлыгы.

Жюри әгъзасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина быелгы ел ачышларга бай булуын әйтте.

– Минем уйлавымча, нәкъ менә шушы буын балалары безнең алтын фондны саклап калачак. Быел мин үзем өчен биюдә дә, вокалда да күп ачышлар ясадым. Миңа калмык биюе бик ошады. Гаҗәеп куелыш, битараф карау мөмкин түгел, – диде халык артисты.

 

 

 

 


Фикер өстәү