Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ифтар мәҗлесендә катнашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсен ачу тантанасында катнашты.

Чарада Төркия, Сирия, Бангладеш, Малайзия, Үзбәкстан, Әфганстан, Мавританиядән кунаклар катнашкан. Бу хакта Рөстәм Миңнехановның рәсми сайтында билгеле булды.

Рәис ифтарга килүчеләрне сәламләде һәм Татарстанга кунакка чакырды. «Изге Рамазан аенда Ватаныбыз башкаласында очраштык. Рамазан Чатыры инде 17 тапкыр оештырыла. Бүген монда янәдән ватандашларыбыз очрашты», — дип сөйләгән Рәис.


Фикер өстәү