Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда эш сәфәрендә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәренә эш сәфәренә килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов каршы алды.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуга юнәлде.

Бүгенгә Үзбәкстан Республикасында 300 меңләп татар яши, бу илдәге халыкның 1%ын тәшкил итә. Иң зур татар диаспорасы Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә.

Иртәгә, 26 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю линиясен ачуда катнашырга җыена.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Ташкентка барачаклар, анда Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводы эше белән танышачаклар һәм «Яңа гасыр» («ТНВ») телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләре пунктында булачаклар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары Элёр Ганиев белән очрашачак, очрашу «Татарстан — Үзбәкстан» эшлекле форумы кысаларында узачак.

Тагын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан Республикасын Премьер-министры Абдулла Арипов һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәфкать Мирзиёев белән очрашуы көтелә.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,  Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, шулай ук  «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Группа ГМС» АҖ, «Химград» АҖ,  «Татспиртпром» АҖ һәм башка компанияләр җитәкчеләре.


Фикер өстәү