“Шәрык базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә 25 ил катнашачак

“Кайда гына яшәсәк тә, без бердәм”. Быел Ваһапов фонды оештырган “Шәрык базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә 25 ил катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Туган авылым» комплексында фонд оештырган ифтар барышында сөйләделәр.

– “Шәрык базары”ның төп чаралары быел октябрьдә узачак. Узган елны бер көндә уздырсак, быел 7 көн итеп үткәрәбез. Рамазан аенда башланган зур эш уңышлы булыр, дип өметләнәбез. Фестивальне уздыру җиңел түгел. Без 18 ил катнашыр, дип уйлаган идек, проектка 25 ил кушылды. Бу – бик зур эш, –  диде Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттәхов.

Ифтарга Казахстан, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Төркмәнстанның Казандагы генераль консуллары чакырылган иде. Кунаклар арасында Әзәрбайҗан, Әфганстан, Мисыр, Һиндстан, Иран, Йемен, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Фәләстин, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан илләре вәкилләре бар иде.

– Коръән сүрәләренең берсендә “бер-берегезне танып белү өчен мин сезне төрле халыклар итеп яраттым” диелгән. Бүген бу залда мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә булуы бик гадел. Ислам – ул барыннан да элек тынычлык, яхшылык, үзара аңлашу дине. Безнең фестиваль дә нәкъ менә шул максатларны күздә тота,  – дип сөйләде Рифат Фәттәхов.

Ифтарга чакырылган кунакларны Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та сәламләде.

– Без рәхәтләнеп җыелып, үз телебездә сөйләшеп, үз динебездә догалар кыла алабыз. Моннан да зур бәхет бар микән? Бу фестиваль кысасында җыелган барлык кардәшләребезне сәламлибез. Алар үз диаспораларында, автономияләрендә бик мөһим эш алып баралар. Без дә даими рәвештә төрле чараларга кушылабыз. Рифат әфәнде Ваһапов фонды аша төрле юнәлешләрне берләштерә, ул гел эзләнүдә. Шулай булырга кирәк тә. Туган җиребезне, халкыбызны, республикабызны яратып яшик, — диде Васыйл Шәйхразиев.

Төркиянең Казандагы консулы Исмет Эрикан былтыргы фестивальнең уңышлы узуын әйтте һәм Рифат Фәттаховка Рәхмәт хаты тапшырды.

– Фестиваль тагын да киңәер дип ышанам. Төрки дөнья көчәя бара. Җир тетрәү вакытында безгә беренчеләрдән булып төрки халыкларыбыз, мөселман кардәшләребез ярдәм күрсәтте. Татарстаннан 100 тонна гуманитар ярдәм җибәрдек. Кайда гына яшәсәк тә, без бердәм, – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү