«Ак Барс» хоккей командасы Гагарин кубогының финалына узды

Бүген «Ак Барс» — «Авангард» плей-офф сериясе Казан командасы җиңүе белән тәмамланды. «Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалына чыкты.

Казанның «Ак Барс» һәм Омск шәһәренең «Авангард» командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалына чыгарга көч сынашты. Финалга дүрт җиңү яулаган команда чыгарга тиеш иде. «Авангард» бер җиңү яулый алды, ә «Ак Барс» бүген дүртенче уенда отты. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Казан командасының киләсе көндәше «СКА» – «ЦСКА» сериясендә җиңгән команда булачак.

/Татар-информ


Фикер өстәү