Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына җиңелде.
Уен исәбе — 2:5. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең икенче уены үтте. Моңа кадәр командалар даими чемпионатта очколар җыйды, ә хәзер алар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү дә юк, «Авангард»ныкында ике җиңү.