«Ак Барс» хоккейчылары өчен сезон тәмамланды

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына дүртенче тапкыр җиңелде. Матч Балашихада узды.

Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең алтынчы уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Бүген «Авангард» дүртенче җиңүен яулады, ә «Ак Барс» исәбендә ике җиңү иде. Шул исәптән, «Ак Барс» Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды.


Фикер өстәү