Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ка: Плей-оффта бөтен Татарстан безнең команда өчен җан атачак

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тренерлар, шулай ук КХЛ плей-офф старты алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашты. Очрашу Казанда хоккей клубы базасында узды.

«Командага алдагы авыр юлда уңышлар телим. Без бергәләп «Ак Барс» өчен борчылачакбыз һәм командабызның җиңүләренә бергәләп шатланачакбыз. Соңгы вакытта күрсәткән нәтиҗәләр өчен бик зур рәхмәт. Плей-оффта бөтен Татарстан «Ак Барс» өчен җан атачак. Җанатарлар сездән көткән матур уен күрсәтегез», – дип хәбәр итә вакыйгалар урыныннан «ТИ-Спорт» хәбәрчесе Рәис сүзләрен.

Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» – «Нефтехимик» Көнчыгыш конференциясендә чирекфинал сериясенең старт матчы Казанда 1 мартта узачак. Уен Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатьтә башлана.

Даими сезон нәтиҗәләре буенча, Билалетдинов командасы Көнчыгышның беренче командасы булды, Түбән Кама коллективы сигезенче урынны алды.

 


Фикер өстәү