«Ибн Фадлан» фильмы прокатка чыга

2 марттан «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы Татарстанда прокатка чыга. Бу хакта матбугат очрашуында “ТатарКино” оешмасының җитәкчесе Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

“Ибн Фадлан” фильмы – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихын кино итеп күрсәтүдә Татарстан кинематографчыларының беренче тәҗрибәсе. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис фильмнар буенча режиссеры – Рәмис Нәҗмиев.

– Без әлеге фильмны Россиянең башка төбәкләрендә дә күрсәтергә әзер. Бу беренче чиратта Башкортстан булыр дип ниятлибез. Башка төбәкләр Татарстан көннәре кысасында карый алыр, прокатка да чыгар дип уйлыйм, – диде Миләүшә Айтуганова.

Сүз уңаеннан, XVIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә режиссер Айназ Мөхәммәтҗановка әлеге фильм өчен «Тарихи әһәмияткә ия булган вакыйганы тасвирлаган өчен» дигән махсус премия тапшырганнар иде.


Фикер өстәү