«Әпипә» музыкаль комедиясе прокатка чыга

12 ноябрьдән “Әпипә” беренче татар музыкаль комедиясен Татарстан, Башкортстан, Симферополь, Нижгар кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Бу турыда фильмга багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

“Әпипә” – кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың Татарстанда прокатка чыгару өчен төшерелгән кинопроекты. Режиссеры – Илшат Рәхимбай. Киносценарийны Миләүшә Айтуганова заказы белән Марат Кәбиров язган.
– “Әпипә” – музыкаль комедия жанрында төшерелгән беренче татар фильмы. Бу – безнең өчен чираттагы эксперимент. Кинокартинада татар эстрадасы җырчылары катнашу тамашачыга уңай тәэсир итәр дип ышанабыз, – дип сөйләде “ТатарКино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. – Шунысы кызганыч: Татарстандагы кинотеатрлар татарча фильмнарны прокатка алырга ашкынып тормыйлар, зур саклык белән карыйлар. Безнең фильмнарга мондый мөнәсәбәт тамашачы арасында да бар. Тик әлеге комедия белән без булган стереотипларны юкка чыгарырга телибез. Кешеләрне татар фильмнарын карарга өйрәтергә кирәк.
Фильмда татар эстрадасының танылган башкаручылары Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова һәм башка артистлар катнашкан. Җырчылар белән беррәттән, музыкаль комедиядә Тинчурин театры актерлары Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Резедә Сәлахованы да күрергә мөмкин.
– Чәчләр коелды инде, әйе… Профессиональ булмаган актерлар белән эшләү авыр булды. Әмма профессиональ актерлар балансны сакларга ярдәм итте. Хәер, без җырчыларны актер амплуасында күрсәтергә теләдек, – диде фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай.
Миләүшә Ләбиб кызы сүзләренчә, әлеге фильмның төп тамашачысы анда катнашкан артистларның концертларына яратып йөрүчеләр булачак. Ул әлеге фильм белән бөтен төбәкләрдә йөреп чыгарга җыенулары турында да хәбәр итте.
– Музыкаль комедия булгач, биредә композиторлар – Юрий Федоров һәм Ләйсән Закированың да роле зур булды.Комедиядә без белгән һәм моңарчы бер дә ишетмәгән 13 җыр яңгыраячак, – дип өстәде “ТатарКино” җитәкчесе.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү