Бер ир 84 яшьлек әнисен таяк белән сугып үтергән

Уфада 49 яшьлек ир әнисен кыйнап үтергән. Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

3 ноябрь кичендә сәрхүш иргә әнисе эчәргә бирмәгән. Моңа ачуы чыккан ир таяк алып, шуның белән 84 яшьлек әнисенең башына берничә тапкыр суккан.

Ир берни булмагандай ятып йоклаган, ә иртән әнисенең җансыз гәүдәсенә тап була. Ул әлеге хәл турында телефоннан хатынына хәбәр иткән. Хатыны полиция хезмәткәрләрен чакырткан, ир үз гаебен тулысынча таныган.


Фикер өстәү