Үпкәсенең 80%ы зыян күргән 90 яшьлек Гадилә әбине коронавирустан дәвалаган табиблар: «Могҗизадыр бу, билләһи! »

Түбән Кама районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталеннән 90 яшьлек Гадилә Зариф кызы Гатауллина савыгып чыккан.  Коронавирус инфекциясе  сугыш ветераны үпкәсенең 80 процентына зыян китергән булган. Әмма әбекәй үпкәләренең шулай нык зарарлануына һәм инде олы яшьтә булуына карамастан, ясалма сулыш алдыруга мохтаҗлык кичермичә генә, биш көн эчендә савыгып аякка баскан. Табибы Илдар Бишев әйтүенчә, Гадилә әби 15 октябрьдә чирләп киткән, шуннан соң хәле начарайган. 26 октябрьдә компьютер томгографиясе мәкерле вирустан үпкәләренә 3-4 дәрәҗәдә зыян килүне күрсәткәч, хастаханәгә салганнар. “Шуның кадәр каты чирләвенәкарамастан, аны без 31 октябрьдә сырхауханәдәнтулысынча дәвалап чыгаруга да ирештек инде, – ди Илдар әфәнде (госпитальдән тыш, район үзәк хастаханәсендә уролог булып эшли), эчкерсез сөенеп. – ИВЛдан башка гына әбекәйне аякка бастыра алуыбызга үзем дә әлегәчә ышанып җитә алмыйм, үпкә ялкынсынуын өлкәннәр бигрәк тә авыр кичерә чөнки. Могҗизадыр бу, билләһи!Сырхауга чыныкканлыгы нык ярдәм иткәндершул. Гадилә әби сугыш утын кичкән, шуннан соң үзе дә 26 ел гомерен медицинага багышлаган кеше  – савыгу өчен нинди рухта булырга икәнен яхшы белә! Сырхауның, савыгып, аякка басуы бер табибның гына түгел, ә бөтен команданың уңышыул! Гадилә әбине тагын әле Оксана Васильевна Бондаренко һәм Ольга Викторовна Носова дәвалады. Шәфкать туташларыбызның да ярдәме күп тиде. Болар  – Алия Середа һәм Нина Казакова. Әлбәттә инде, санитаркабыз Алина Ушакова да олы яшьтәге сырхауның терелүенә үзеннән зур өлеш кертте, — ди табиб.

Гадилә әбинең табибларга рәхмәттән башка сүзе юк. “Күп яшәгән, күпне күргән кеше булсам да, бу яңа чир миңа кагылыр дип уйламаган идем. Шөкер, бик тә әйбәт табиблар кулына килеп эләктем. Барысы да – искиткеч мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр. Аларга нык сәламәтлек телим!” – ди ул.


Үпкәсенең 80%ы зыян күргән 90 яшьлек Гадилә әбине коронавирустан дәвалаган табиблар: «Могҗизадыр бу, билләһи! »” язмасына фикерләр

Фикер өстәү