Бу араларда Татарстанда циклон хөкем сөрә: кар-буран, секундына 15-20 метр тизлектә җил. Шул ук вакытта язның беренче көннәрдә -13 градуска кадәр суыта.
Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, чәршәмбе – 1 мартта көндез -3…-8, төнлә -6…-11 градус көтелә. Пәнҗешәмбе – 2 мартта тагын да суыграк: көндез -4…-9, төнлә -8…-13. Юлларда бозлавык саклана.
Башлангыч фаразларга караганда, җомга һәм шимбә – 3-4 мартта чираттагы циклон йогынтысында болытлы, кар-буранлы һава урнаша. 3 мартта көндез -1…-6, төнлә -7…-12 градус салкын. Шимбә янә җылыта: көндез термометрның терекөмеш баганасы -2…+1, төнлә -3…-8 градус күрсәтәчәк.