Декабрь башында Татарстанда юеш кар-буран, көчле җил көтелә

Декабрь башында Татарстанда юеш кар-буран, көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы –10, төнлә –15 градуска кадәр төшәчәк.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, шимбә – 2 декабрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…–7 градус күрсәтәчәк. Төнлә –4…–11 градус. Урыны белән юеш кар-буран, юлларда – бозлавык һәм кар көртләре.

Якшәмбе – 3 декабрьдә көндез –5…–10 градус, төнлә –7…–12, урыны белән –15 градуска кадәр. Төнлә күпчелек районнарда кар явачак. Урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында – 4–5 декабрьдә юеш кар-буран, көчле җил, юлларда бозлавык көтелә. Дүшәмбе – 4 декабрьдә көндез –1…–6, сишәмбе – 5 декабрьдә –4…–9 градус булачак. Юлларда – бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Республика Дәүләт автомобиль инспекциясе, һава торышының бозылуы сәбәпле, барлык йөртүчеләрне юлларда сак булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Автомобильнең, аеруча тормозларының төзеклегенә, көпчәкләренең торышына һәм номер билгеләренең чисталыгына игътибар итәргә кирәк. Хәрәкәт тизлеге һава һәм юл шартларына туры килергә тиеш.


Фикер өстәү