Дәүләт Советында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау турында сөйләштеләр

Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Утырыш Татарстан Иҗтимагый палатасының «Хакимият белән әңгәмә» проекты кысасында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге очрашуның Россия Федерациясендә Гаилә елы башлану алдыннан узуы аерым мәгънәгә ия. «Безнең күпмилләтле халкыбыз аңында, мәдәни кодыбызда үзара аңлашу, гаилә, өлкәннәргә, традицион гаилә кыйммәтләренә, туган телгә хөрмәт, тарихи хәтерне саклап калу, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар саклана», – диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстанда гаилә кыйммәтләренә аерым игътибар бирелә, моның өчен төрле чаралар уздырыла. Республикада күпбалалы гаиләләр саны 10 ел эчендә 2 мәртәбә артып, 42,4 меңгә җитте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп эшләр башкарыла. Татарстанда 60тан артык социаль яклау чарасы гамәлгә ашырыла, алардан 1,2 миллионнан артык кеше файдалана. Бу эштә дәүләтнеке булмаган оешмалар да катнаша. Парламент башлыгы әйтүенчә, аларның өлешен арттырырга кирәк.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республика тарафыннан аерым игътибар бирелә. Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмаларга бу эшкә ныклап кушылырга киңәш итте. Бергәләп хәл итәргә тиешле башка мәсьәләләр дә бар. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, гаиләләр таркалу проблемасына игътибарны арттырырга кирәк. Россиядә өченче ел рәттән аерылышулар саны арта. Татарстанда вазгыять бераз яхшырак, әмма бездә дә борчылырга урын бар. Демографик вазгыять тә катлаулы. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу мәсьәләләрне икътисадый, сәяси чаралар белән хәл иткәндә рухи-әхлакый якны да онытырга ярамый. «Бәхетле һәм нык гаиләләр күбрәк булган саен, илебез дә көчлерәк булачак», – диде ул.


Фикер өстәү