Синоптиклар Татарстанда кырау һәм кар көтелүе турында кисәтә

Атна ахырына таба Татарстанда, төньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә, якшәмбе көннәрендә һәм киләсе атна башында синоптиклар болытлы һава, урыны белән явым-төшем фаразлый.

Якшәмбе – 8 октябрь һәм дүшәмбе – 9 октябрьдә кайбер районнарда юеш кар явып үтәргә мөмкин. Якшәмбе көнне җил көчәя: секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга җитәчәк. Шимбә – 7 октябрьдә көндез һава температурасы +9…+14 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +4…+9 градус. Якшәмбе – 8 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +6…+12 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Төнлә +1…+5 градус булачак. Дүшәмбе – 9 октябрьдә көндез нибары +3…+8 градус.
Сишәмбе – 10 октябрьдә төнлә суыта: һава температурасы +2…-1 градус тәшкил итәчәк. Көндезге температураның да +3…+8 градустан артмавы көтелә. Кайбер районнарда – явым-төшем.


Фикер өстәү