Газетага язылу

Татарстан башкаласында «Kazan Digital Week – 2026» форумы уза

29-31 октябрьдә Татарстан башкаласында «Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумы уза.

Быелгы чарада дөньяның 70 тән артык иленнән 19 меңнән күбрәк кеше катнашу теләген белдергән. Җыенның эшлекле программасында дәүләт идарәсеннән алып сәламәтлек саклауга һәм агросәнәгать комплексына кадәр – ун тематик юнәлешне үз эченә ала. Өч көн дәвамында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 170 тән артык чара узачак. Аларда 1,3 меңгә якын спикер чыгыш ясаячак.

Билгеле булганча, Kazan Digital Week форумы республикада беренче тапкыр 2020 елда узды. Ә 2023 елда ул федераль статус алды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре