Белгеч әйтүенчә, ташлама күләме сатып алучының категориясенә бәйле. Ике һәм күбрәк балалы гаиләләргә – 10 процентлы, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә – 25 процентлы ташлама бирелә. Шулай ук медицина, мәгариф өлкәләре хезмәткәрләренә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына, инвалидларга ташламалы шартлар каралган.
Дәүләт ярдәме үзебездә җитештерелгән автомобильләргә кагыла. Биредә сүз иң элек АвтоВАЗ һәм УАЗ машиналары турында бара.
Ташламалы автокредит алу өчен паспорт, йөртүче таныклыгы, СНИЛС, ИНН күрсәтү һәм банкка гариза язып тапшыру кирәк. Моннан тыш ташламага хокукны раслаучы документлар тапшыру таләп ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез