Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертиза идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертиза идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмәдәшләр республика территориясендә капиталь төзелеш объектларына дәүләт экспертизасы үткәргәндә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Казанга визиты кысаларында Игорь Манылов «Ел юристы — 2023» Татарстан Республикасы юридик премиясен һәм КФУда Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашачак


Фикер өстәү