Татарстан Рәисе “Иннополис” махсус икътисадый зонасының күзәтчелек советы утырышын уздырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында “Иннополис” махсус икътисадый зонасы күзәтчелек советының агымдагы елдагы соңгы – өченче утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта “Иннополис”та 133 резидент, 59 партнер эшчәнлек алып бара, 139 стартап гамәлгә ашырыла. “Хәзерге вакытта махсус икътисадый зонаның Лаеш һәм Югары Ослан районының ике мәйданчыгы актив төстә үстерелә. Ноябрь аенда Лаештагы мәйданчыкта платалар җитештерү буенча ICL яңа заводы ачылды, – дип басым ясап әйтте Татарстан Рәисе. – Югары Ослан районындагы мәйданда исә – иң элек Иннополис университеты. Биредә шулай ук бик зур дата-үзәк төзү төгәлләнеп килә. Боларның барысы да әлеге территориянең үсешенә уңай йогынты ясый”.

Утырыш кысасында 13 югары технологияле проект каралды.
Аерым алганда, “ХайРус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “HiRus VideoMedBox Solution” программа-аппарат комплексын тәкъдим итте. Ул “акыллы” операция бүлмәләрен булдыру, операцияне реаль вакыт режимында дөньяның теләсә кайсы ноктасына күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш микрофоннары һәм табибларның (хирурглар) операция вакытында тавыш командаларын тану программасы тавыш ярдәмендә камералар белән идарә итү, мониторга мөһимрәк сурәтләр чыгару мөмкинлеге бирәчәк.

“АйСиЭл Электроникс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исәпләү техникасы, шул исәптән персональ компьютерлар, ноутбук, моноблок һәм серверлар өчен электрон платаларны монтажлау производствосын оештырачак. Җәмгыять 84 эш урынын булдыруны күздә тота. Предприятие “Лаеш” индустриаль паркында 4 мең кв.м. мәйданда урнашачак.

Утырыш кысасында 4 компания Югары Ослан районында “Иннополис” партнеры статусын алды. Мәсәлән, “Техтранс – ЛАБ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Ул тимер юл инфраструктурасы объектлары өчен компьютер “күзе” нигезендә иминлек системасын эшләячәк. Барлыгы 80 эш урынын булдыруны күздә тота.

“Иннополис” махсус икътисадый зонасының 13 яңа резиденты һәм партнеры 638 югары технологияле эш урынын булдырып, үзләренең проектларына 4,6 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча җәлеп итәчәк. Утырыш йомгаклары буенча резидентлар яңа офис һәм производство мәйданчыклары, салым ташламалары, югары квалификацияле кадрлардан, сервислардан файдалану мөмкинлеге алачак.


Фикер өстәү