Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» зонасының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисади зонаның Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек советы әгъзалары махсус зонаның потенциаль резидентлары булган компанияләр проектларын карады. Инвестицияләрнең гомуми күләме — 1 млрд сум.

«Русланд Тех» ҖЧҖ затларны тану базасында видеоаналитика буенча Spy.Space проектын гамәлгә ашыруны планлаштыра. Программалы тәэмин итү хезмәткәрләрнең һәм клиентларның үз-үзләрен тотышын анализлау өчен билгеләнгән.

«Умные решения» ҖЧҖ җәмәгатьчелек фикерен анализлау өлкәсендә карарлар кабул иткәндә ярдәм системасын эшләргә тәкъдим итә.

«Инференс Технолоджис» ҖЧҖ вәкиле «Акыллы үлчәүләр» проектын тәкъдим итте. Программа белән тәэмин итү ваклап сату кибетләрендә касса җиһазларына интеграцияләнә. Система һәр кассаның үткәрүчәнлеген арттыра һәм кибеттә эшләүнең гомуми процессын тизләтә.

«Райхлин Технологии» ҖЧҖ проекты авиация двигателе төзелеше өчен конструктор документациясен эшләүне планлаштыра.

«Фәнни инженер үзәге» ҖЧҖ «Иннополис» зонасы партнеры статусын алуга дәгъва итә. Компания проекты, метеошартларны исәпкә алып, сәнәгать предприятиеләре калдыкларын автомат контроль һәм фаразлау системасын булдыруга юнәлтелгән.

Утырыш барышында Күзәтчелек советы әгъзалары тәкъдим ителгән проектларны хуплады. Шулай ук утырыш кысаларында Иннополис университеты студентлары үз стартапларын тәкъдим итте.

Татарстан Президенты җитештерүчеләргә уңышлар теләде: «Һәр инновацион проектны практикада кулланырга кирәк. Башкача аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын аңлау кыен. Хәтта 10 проектның икесе уңышлы булса да — бу инде уңыш. Әмма һәрхәлдә, алга барырга кирәк. Ирешелгән уңышларда туктап калмагыз һәм яңа проектларны үстерегез».

"Татар-Информ"

Фикер өстәү