214 мең чит ил кешесе Татарстанга беренче тапкыр килгән

Татарстанда быел соңгы ун айда 340 меңгә якын чит ил гражданы миграция исәбенә куелган. Шуларның  214 меңе – беренче тапкыр килүчеләр. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре  идарәсе башлыгы Марат Галиев  «түгәрәк өстәл»дә хәбәр итте. Чарада чит ил гражданнарына кагылышлы законнарга кертелгән үзгәрешләр турында да  сөйләштеләр.

Анда Татарстан халыклары ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йорты, хокук органнары, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашты.

Марат Галиев әйтүенчә, соңгы ун айдагы мигрантларның 113 меңе – эшләргә, 32 меңе укырга дип килгән. Ә башкаларның – үз  сәбәпләре. Шуларның 81 проценты – Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан якларыннан килүчеләр. Алар Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы  шәһәрләрендә яши.

Октябрьдән башлап чит ил гражданнары үзләренең килүен Дәүләт хезмәтләре яки муниципаль хезмәтләр порталы аша да хәбәр итә ала. 2023 елда 4 меңнән артыгы Россиядә яшәү хокукы алган. Бу урында Марат Галиев законга кертелгән яңа кагыйдәләрне дә аңлатып үтте. Әйтик, Россия кешесенең баласы, кайда тууына карамастан, атасы яки анасы буенча  гражданлык алырга мөмкин. Моның өчен аның башка ил гражданлыгына ия  булмавы мөһим. Моннан тыш, аны чит ил кешеләренең безнең илдә туган  һәм биш елдан артыграк яшәүчеләрнең балалары ала ала. Әмма шундый таләп тә бар: рус телен генә түгел, Россия тарихын һәм хокукы нигезләрен белергә кирәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү