Халыклар ассамблеясы  җитәкчесе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды

 Быел парламент дәресләре  «Татарстан – безнең уртак йорт.  Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм  телләр төрлелеге республиканың уникаль байлыгы» дигән темага багышлана. «Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре әлеге проектта катнашырга тиеш дип уйлыйм. Сезнең халыкара мөнәсәбәтләр, уздырылган чаралар  турында яшь буын белән уртаклашыр тәҗрибәгез бар», – диде  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясының V хисап-сайлау конференциясендә.

Халыклар ассамблеясы  җитәкчесе итеп кабат Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. «Хуплавыгыз өчен рәхмәт! Алга таба да планлаштырылган эшләрне бергәләп башкарырбыз», – диде ул.

Парламент дәресләренә килгәндә, аңа старт бирелде, ул бер атна дәвам итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы 6 нчы гимназиягә барырга җыена.  Парламент Рәисе  белдергәнчә, ассамблея 240 милли иҗтимагый берләшмәне, якшәмбе мәктәпләре, Халыклар дуслыгы үзәкләрен, яшьләр бүлекләрен үз эченә ала. 2020 елда  милли автономия ассамблеясы 1,5 меңнән артык чара һәм 400 онлайн  проект уздырган. Болар – этнокультура фестивальләре һәм башкалар.

– Пандемиягә карамастан, республика тотрыклы үсешен дәвам итте. Ел юбилей даталарына  бай булды. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар  үткәрелде. Пандемия кайбер  халыкларның бәйрәмнәрен уздыру тәртибенә дә үзгәрешләр кертте, күбесе онлайн үтте.  Цифлаштыру яңа мөмкинлекләр бирә. Бу безнең өчен зур имтихан булды, –диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Телләр үсешен тигез дәрәҗәдә саклау өчен телләргә хөрмәт уята торган  сәяси тирәлек кирәк. Россия халыкларының мәдәни байлыгын саклау  мөһим. Без  телләрне, мәдәниятне саклау буенча федераль үзәк белән тыгыз эшлибез. Ике атна элек Милли мәсьәләләр буенча федераль агентлык  җитәкчесе  Игорь Баринов белән очраштым. Аның белән республикада милли сәясәтне  тормышка ашыру, шулай ук ассамблея эшчәнлеге турында фикер алыштык. Ул безнең сезнең белән башкарылган эшне  югары бәяләде.  Республика җитәкчелеге  халыкның этнокультура төрлелеген, мәдәниятен, традицияләрен саклауга зур игътибар бирә. Быел  Туган телләрне  саклау һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Чараларны тормышка ашыру башланды инде. Бу эшкә намус белән каравыгызны сорыйм. Автономияләр арасында  эшкә бөтен көчен биреп җиткермәүчеләр бар. Бу кимчелекләр 2021 елда бетерелер дип уйлыйм.

Директоры Ирек Шәрипов әйтүенчә, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты  мәдәниятне саклауда төп мәйданчык булып тора.  Елына  барлыгы 2 меңләп чара үткәрелгән.

– Узган ел пандемия сәбәпле, шактый чаралар онлайн үткәрелде. Тәҗрибә уртаклашу өчен яңа мәйданчыклар булдырылды.  Апрельдән онлайн фестивальләр, халык биюләре, төрле телләр буенча онлайн дәресләр оештырылды, алар кызыксыну уятты. Бу проектларны 150 меңләп кеше караган. Социаль челтәрләрдә  беренче тапкыр этномәдәни чараларга яшьләр  хәрәкәте  кушылды.  Караучылар  саны 3 миллионга җитте. Аудитория 15 тапкыр арткан, – диде Ирек Шәрипов.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү