Рәсемнәрдә – тел язмышы

Реферат, инша язып, рәсем ясап җиңәсең дә, Дәүләт Советына киләсең. Укучылар хәзер туры парламентка бару юлын яхшы белә. Бүген укучылар арасында иҗади бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел парламент дәресләре кысасында узган конкурста 370 укучы катнашкан. 80 укытучы исә үзләренең методик эшләнмәләрен тәкъдим иткән.

–2009 елдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты катнашында Дәүләт Советы инициативасы белән тормышка ашырыла торган парламент дәресләре белем бирү өлкәсендә зур кызыксыну уята. Аңа елдан-ел яңа формалар кертелә, –диде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, тәбрикләү тантанасында.
Фәрит Мөхәммәтшин үзе парламент дәресләрен Казанның 6 нчы гимназиясендә уздырган. Аны укучыларның туризм аша күп милләтле халкыбызга мөнәсәбәтен белдерүе гаҗәпләндергән.

– Быел парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Татарстан –  уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың байлыгы» дигән темага багышланды. Үз телен югалтырга теләгән халык юк ул. Республикада 173 милләт вәкиле яши. Алар туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, бер гаилә булып яши. Балалар иҗади эшләрдә шушы нечкәлекләрне тулысынча ачып бирә белгән, –ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Кукмара районындагы Ядегәр мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ислам Бәшәров бәйгегә видеоролик тәкьдим иткән.


–Киләчәктә язмышымны сәясәт өлкәсе белән бәйлисем килә. Шуңа күрә парламентта кабул ителә торган закон проектлары белән даими танышып барам. Дәүләт һәркемне кызыксындырырга тиеш дип уйлыйм мин. Мәктәге җәмгыять дәресләре өстәмә белем булып тора. Сәясәт темасы беренче карашка авыр кебек тоелса да, төбенә төшкән саен игътибарны күбрәк җәлеп итә, – ди Ислам.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов парламент дәресләрен бик әһәмиятле чара диде.
– Безгә алмаш буласы буынны республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышына якынрак итү, аларны бирегә күбрәк тарту, уртак мәнфәгатьләр белән яшәү, бер-береңне ишетә һәм тыңлый белү өчен бик матур чара бу. Киләчәктә безнең комиссия дә бу кысаларда үзен киңрәк табарга тырышыр дип уйлыйм мин. Безгә йөкләнгән вазыйфаны искә алып, һәр комиссия әгъзасына һәр гаиләдә булган җылы татар сүзе, һәр әти-әнинең, баланың туган телгә мөнәсәбәте бик мөһим. Телебез бик матур, бай. Үзебезнең рухи байлыгыбыз дип кабул итәбез икән, әлбәттә, телнең киләчәге матур булыр. Шуңа күрә телне саклыйк, үстерик, аның белән горурланыйк, – диде Марат Әхмәтов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү