Марат Лотфуллин: «Укытучыларны коллыктан азат итәргә кирәк»

Бүген эте дә, бете дә мәгариф системасын сүгә. Күптән түгел математик, галим Алексей Савватеев: «Россиядә урта белем бирү системасы  мәет хәлендә, фаҗигасе бик тирәндә ята», – дип белдерде. Бу чыннан да шулаймы? Совет заманындагы мәгарифне сагынырга кирәкме? Сагынучылар – искелек калдыгымы? Бу сорауларны без физика-математика фәннәре кандидаты Лотфуллин Марат Вазыйх улына бирдек.

Марат Лотфуллин

– Юк, сагынырга кирәкми, – дигән фикердә ул. –  Әлеге галим укыту нәтиҗәләре турында дөрес сөйли. Ләкин ул сәбәпләрен күрми һәм күрә дә алмый, чөнки мәгариф идарәсендә эшләми. Мәет дип әйтеп булмый, система эшли, әмма белем бирү генә сыйфатсыз. Сезнең федераль белем бирү стандартларын ачып караганыгыз бармы? Анда төп бурыч – Россиядә гражданлык тәңгәллеге, ватанпәвәрлек хисе тәрбияләү. Безнең укучылар үзләрен ил гражданы итеп хис итәргә һәм рус халкы белән горурланырга тиеш.

Безнең мәгариф системасында төп педагогик принциплар бозылган.  Аны 1570 елларда Ян Коменский язып калдырган, бүген дөньяда мәгариф шуның нигезендә эшли. Беренче принцип: класс-дәрес системасы. Ул белем бирүне фәннәргә һәм классларга бүлә. Класс ул – хәзерге халык аңлаганча, бер яшьтәге балалар да, бүлмә дә түгел, ул  – белем дәрәҗәсе. Бер дәрәҗәсен үзләштермәгән килеш, икенчесенә күчә алмый, ул төшереп калдырыла. Икенче принип: укыту туган телдә алып барылырга тиеш. СССР мәгарифе бу принцип  буенча 1965 елга кадәр эшләде. Аннан соң «Начар укучы юк, начар укытучы гына бар» дигән кагыйдә керттеләр һәм «икеле» куюны туктаттылар. Мәгариф министрлыклары,  өлгереш 100 процент булырга, сыйныфтан төшереп калдыру булмаска  тиеш, дип таләпләр билгеләде. Әгәр шулай булмаса, имеш, укытучы начар эшли. Тырышмы укучы, сәләте бармы – монысы исәпкә алынмый. Мәгариф системасында генетиканы бөтенләй исәпкә алмау дигән сүз бу. Мәсәлән, Лысенко өйрәтүе буенча, яхшы тәрбияләсәң, арыштан бодай үсәргә мөмкин. Без арышның уңышны яхшырак бирүен беләбез, әмма ул барыбер арыш булып кала. Сандугач ул – укыган чыпчык түгел. Иң мөһиме – укытучыдан өлгереш таләп итүне туктатырга һәм  укучыларны сыйныфтан төшереп калдыруны кертергә кирәк. Мәҗбүри укыту шартларында бу очракта башлангыч һөнәри белем бирү системасын ныгыту һәм үстерерү мөһим.

Хәзер тагын бер кызык әйбер бар. Министрлык мәктәпләрне БДИ нәтиҗәләрен зурайту буенча ярыштыра. Ул берничек тә елдан-ел үсә алмый. Кешенең Аллаһ Тәгалә биргән табигый сәләте бар.  Әлбәттә, 100 баллга бирүчеләр, тырышып укучылар бар. Әгәр  күрсәткечләр чиксез үсә икән, системада алдау бар дигән сүз. Йә инде мәктәптән начаррак укучыларны колледжларга, техникумнарга куып, яхшыларын гына калдыралар.

Тагын бер зур кимчелек: безнең мәктәпләр район башлыкларына буйсындырылган.  Бу дөрес түгел. Чөнки аларның баланың белем дәрәҗәсендә бернинди кайгысы да юк. Муниципалитет башлыклары илнең интеллекты өчен җавап бирми. Җылы булсын, чаралар узсын, шикаятьләр булмасын – аның җаваплылыгында шул. Хәзер мәктәпләр шуның белән шөгыльләнә. Укытучылар сайлауга йөри, мәктәпләр урам себерә, чистарта, тәртипсез балалар өчен җавап бирә. Боларның берсе дә мәктәп бурычлары түгел. Элек  Мәгариф министрлыгы мәктәп директорларын, мәгариф идарәләре башлыкларын билгели иде. Алардан белем таләп итә иде. Главалар исә мәктәпләрне теләсә кайсы чарага, эшкә куып йөри алмады. Шуңа күрә укытучы хезмәтенең дәрәҗәсе төшә. Ул ниләр генә эшләми, мескен. Бар нәрсәгә җавап бирә.

– Укытучыларны хисап эшеннән азат итәбез, дип сөйләнүдән дә ерак китә алмыйлар…

– Монда аттестация буенча да проблема бар. Укытучыларга БДИ кебек сынау кертергә уйлыйлар. Бу – кирәк әйбер. Укытучы, кәгазь җыеп, квалификация күтәрә. Ул курсларның, семинарларның нәтиҗәсен берәү дә тикшерми. Казанда федераль тестлаштыру үзәге булдырдылар. Тиздән эшләп китәр дип уйлыйм. Аны бирә алмасаң, аттестация узмыйсың. Бу – бер ягы. Икенчесе – укытучыларны коллыктан азат итәргә кирәк. Билгеләр, өлгереш белән укучыны җәзаларга кирәкми. «Икеле» куйсаң, син начар укытучы буласың, дигән нәрсәне туктатырга! Укучы сәләтенә карап белем алырга тиеш. Әлбәттә, бу әти-әниләрдә каршылык тудырачак, чөнки бу очракта теләсә кем югары белем турында диплом ала алмаячак.

–  Европа, Европа дибез…

– Бүген Европадагы, дөньядагы мәгариф системасы бераз үзгәртелгән кагыйдәләр буенча эшли. Ул Адольф Дистерверг принцибы, ягъни мәдәнилек һәм табигыйлек. Табигыйлек дигәне: балаларны табигый сәләтләренә карап укытырга кирәк. Мәсәлән, кемгәдер математика, кемгәдер җыр, рәсем яхшы бирелә. Математикага сәләт  бирелмәгәннәргә аны укытудан файда юк. Кешенең үзен дә кимсетә бу. Мин җырлый белмим. Әгәр мәктәптә иң яхшы җырлаучы яхшы укытучы булып саналса, миңа бик авыр булыр иде, чөнки Аллаһ Тәгалә бу сәләтне миңа бирмәгән. Кемдер синусны аңламый. Дөньяда кешеләрнең туксан проценты аны кулланмый, аның исендә дә юк. Әмма мәктәптә шуны өйрәнеп, күпме вакыт үтә, әле шуңа карап, аны белгәнне – яхшы, белмәгәнне начар дип бәялиләр. Бу дөрес түгел. Икенчесе – мәдәнилек. Балалар үзләренең халкы, мәдәнияте нигезендә белем алырга, тәрбияләнергә тиеш. Педагог Ян Коменскийда чагыла бу. Белем бирү туган телдә булырга тиеш, 7 сыйныфка кадәр чит телләр укытырга ярамый, дип өйрәткән ул. Бүген әти-әниләр, рус телендә укысаң гына, яхшы белем алып була дип саный. Бу – бөтенләй башка сыймый торган әйбер. Чөнки рус телендәге дәреслекләр барысы да кайчандыр тәрҗемә ителгән. Уку фәннәренең исемнәре дә русча түгел. Математика, физика, хәтта литература, история дә рус сүзе түгел. Мин Мәскәүдә: «Без фәннәрне татарча укытабыз», – дип сөйләгән идем, берәү сикереп торды да: «Сез терминнарны кайдан аласыз?» – дип сорау бирде. «Сез кайдан аласыз, без дә шуннан», – дидем. Плюс, минус, синус, косинус, парабола, дифференциал – әллә рус сүземе?  Рус теленең эченә кереп өйрәнә башласаң да, фонетика, синтаксис, морфология дә рус сүзе түгел. Татарларныкы да шул. Аныкында да – халыкара терминнар. Татар теле, әдәбияты фәнендә дә шулай. Сәбәбе – аны безнең халык уйлап тапмаган.

Кызганыч ки, безнең илдә табигыйлек принцибы мәгариф системасында искә алынмый. Класс-дәрес системасы да юкка чыгарылды. Бөтен балага аттестат тоттырып чыгаралар. Ике яклы зыян. Сәләте булган бала да укымый башлый. Бернәрсә белмәгән укучыга да «өчле», «дүртле» куялар. Мин – бу үзгәрешләрнең шаһиты. Ул вакытта 8 нче сыйныфта укый идем. Мәктәп директоры булып эшләгән әти: «Урта белем бетте, 30  елдан югарысы да юкка чыгачак», – диде. Аның сүзләре дөрес булып чыкты. Бүген илдә  югары белем дә юк дәрәҗәдә.  Вузларга анда укырлык хәле булмаган балалар килә. Ел да бер сыер асрасаң, диплом язып бирәләр.  Сәләтле укучыларга да юл ачылды, алар чит илгә китә. Анда хезмәт  хакы, тормыш дәрәҗәсе яхшы, кешегә караш башкача.

Югары уку йортларында имтиханны кабат бирү дигән нәрсә бездә генә бар. Европада башкача. Әгәр аны бирә алмасаң, ул курсны, акча түләп, яңадан узасың. Урта  белем өчкә бүленә. Технологик мәктәпләр, гади мәктәпләр, гимназия-лицейлар. Бер төркеме техникум кебек мәктәпләргә китә, кулы белән эшләргә өйрәнә. Бер өлеше – урта мәктәпкә, югары уку йортларына ниятләгәне гимназия-лицейларга китә. Монда төркемнәргә әти-әниләр теләге белән түгел, имтихан нәтиҗәсендә бүләләр. Баллары җитмәсә, алар урта мәктәпкә бара алмый. Бу күптән хәл ителгән.  Бөтен кеше дә «ак яка» булып бетә алмый. Әти-әниләр, улларын армиядән коткару, җиңел эшкә урнаштыру өчен, югары белем бирергә тырыша. Сыер саварга, кул белән эшләргә авыр бит. Тик дөньяның байлыгы сөйләп түгел, кул белән эшләп барлыкка килә. БДИ мәктәпләрне кысада тоткан кебек, югары уку йортларында БДИ шикелле имтихан кертергә кирәк.  БДИдан 75 балл булмаса, кеше югары белем алырга тиеш түгел. Мәгариф системасында күз буяу бетәргә тиеш.

Замана мәгарифен берничә сүз белән ничек бәялисез?

– Белем бирү – схоластик, ул тормышка, балаларның сәләтенә бәйләнмәгән. Әхлак түбәнәйде. Кешене җәмгыятьтә эшләргә, яшәргә өйрәтмиләр. Европа илләрендә укучылар суд, хакимият  белән эшли алалар, хезмәт законнарын, башка хокукларны белә. Бездә бу нәрсә юк. Биологиядә ДНК, РНК өйрәтсәләр дә, аның кешеләргә тәэсирен аңлатмыйлар.

Мәктәпкә алмаш булган өйдә укыту, репетиторлыкка карата фикерегез ничек?

– Нормаль карыйм. Өйдә уку – мәктәптән аерылу дигән сүз түгел. Монда укытучы түгел, әти-әни укыта.  Дәрескә йөрмәсә дә, имтиханнарын уку йортына барып бирергә туры килә. Репетиторлар мәктәп белән бәйле түгел, аны әти-әни яллый. Алар арасында бик яхшылары, вузларда эшләүчеләр дә бар. Фәнне яхшырак та беләләр әле. Әмма аларның мәктәптә теләсә кемгә буйсынып эшлисе килми. Үзләре сайлаган бала белән генә  шөгыльләнәләр.  Кайбер әти-әниләр минем янга да килә. Башта бала белән сөйләшеп карыйм, тарта алмаса, акчагызны әрәм итмәгез, дим.

Зур мәктәпләр төзүдән файда бармы?

– Мин зур мәктәпләр төзүгә каршы. Мәктәп дүрт параллельдән артмаска тиеш. Директор коллективын, укытучыларын, аларның ничек укытканын белми башлый. Минем әти яңа укытучыларның дәресенә бер ел буе йөри иде. Шуннан соң, укытучыга я эшләп калырга, я китәргә киңәш бирә иде. Укытучы эшенә өйрәнергә кирәк. Сыйныфта 30 бала бит. Аның өчен фәнеңне яхшы  белүдән башка, зур энергия, психолог булу да кирәк. Китап сөйләп кенә булмый бит. Белем бирү ул – кешелек тәҗрибәсен яңа буынга җиткерү. Әгәр мәктәптә укымасаң, маймыл булып каласың. Дөньяда андый тәҗрибә дә бар. Хайваннар янында үскән  кешене сөйләшергә өйрәтеп булмый.

Мәктәпләрдә укытучылар  җитмәүнең сәбәбе нидә?

– Беренчедән, Казанда педагогика вузын ябуда. Икенчедән, фәннәрне татар телендә өйрәтүче укытучылар әзерләнмәүдә. Бу бит – җинаять. Бакчада татарча белгән тәрбиячеләр бик аз. Казан педагогия көллияте билингваль тәрбиячеләр әзерләми. Арчада бер төркем ачканнар. Татарстанда 2 миллион татар яши, 100 мең татар баласы бакчада тәрбияләнә дигән сүз. Аннан бакча татарча тәрбияләми, дип кычкыралар. Татар телен белгән тәрбиячеләрсез ничек булсын инде ул?

Милли мәгарифтә үзгәрешләр сизеләме?

– Полилингваль мәктәпләр барлыкка килә башлады. Үзгәреш шунда. Башка юл юк. Мәктәпләрдә хәзер туган телне әти-әниләр сайлый. Авылда да әти-әниләр балаларын татарча укытырга куркалар. Янәсе, ул-кызлары вузга керә алмаячак, авылда калып, харап булачак. Шуңа күрә 1 нче сыйныфтан башлап, өч телдә укыта башларга кирәк. Хәзер авылда да кош, үлән исемнәренең татарчасын белмиләр бит.

Әңгәмәдәш – Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү