Яңа ел алды ташламаларына ничек алданмаска?

Кирәк-яракны телефон яки компьютер төймәсенә басып кына сатып алырга күнегүчеләр көннән-көн арта.  Менә хәзер шундыйлар өчен «кызу чор» башлана.  Яңа елга күп калмый, шуңа интернет-кибетләр «кара җомга», «кибердүшәмбе» кебек акцияләр ясап, халыкны  ничек тә күбрәк җәлеп итәргә тырыша. Ташламалы сәүдә – бик әйбәт инде ул. Тик менә сатучыларның вакыт-вакыт зиһеннәребезне чуалтып, аңнарыбызны томалап, уяулыгыбызны җуеп, күзләребезне «сукырайтуы» кәефне кыра.  Ә мошенникларга шул гына кирәк: алар виртуаль киңлектәге ташламалы тамаша чорында, киресенчә, үткенлекләрен арттырып, «кармак»ларын теләсә кая сала башлый.

«Роспотребнадзор» идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова интернет-кибетләрдә кырыгалдарлар кармагына эләкмәс өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәклеген аңлатты.

Белгеч әйтүенчә, бары тик ышанычлы яки таныш-белешләр киңәш иткән сатучы-компания сайтына гына керергә кирәк. Әле анда да компания турында барлык мәгълүматларны (юридик мәгълүматларын, элемтәгә керү өчен белешмәләрен) өйрәнү, сайтның, чыннан да, шушы интернет-кибетнеке булуына инану әйбәт. Сатучының Салым федераль хезмәтендәге реквизитларын барлап алуның да зыяны юк. Боларның барысы да компаниянең бу дөньяда, чыннан да, барлыгына инану өчен кирәк.

Марина Викторовна, акция турында ишетүгә, теге яки бу әйбергә заказ бирергә ашыкмаска киңәш итә. Беренче чиратта, аның акциягә кадәр күпме бәядән сатылганлыгын, башка сатучыларда күпме торганлыгын белешү әйбәт. Ник дигәндә, ташламалы дигән товарның, ыгы-зыгыдан файдаланып, артыграк бәядән дә сатып җибәрелүе бар икән.

Шунысын да онытмаска: товар ташламалы бәядән сатып алынуга карамастан,  кулланучы буларак, хокукларыбыз сакланып кала. Товарның үлчәме, төсе буенча һ.б. ниндидер ризасызлыклар туса, ике атна эчендә аны алыштыра яки сыйфатсыз товар өчен акчабызны кире кайтара алабыз дигән сүз.

Марина Трофимова мошенниклар корбанына әйләнмәс өчен түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә.

  1. Бәясенә кызыгып, үзегез белмәгән интернет-кибеттән товар сатып алырга уйласагыз, сатып алучыларның фикерләре белән җентекләп танышып чыгыгыз. Ләкин аларны кибет сайтыннан түгел, ә башка урыннардан эзләгез. Сатучы сайтындагы тискәре фикерләрне бик җиңел генә уңайга да үзгәртергә мөмкин.
  2. Сайтның адресына күз салыгыз. Интернет-кибет сайтына кергәч, адрес юлы башында «йозак» символы күрсәтелгәнме , «s» хәрефе төшереп калдырылмаганмы («һttp» түгел, ә «һttps» булырга тиеш) – шуларга бик тә игътибарлы булыгыз. Болар сайтның мошенникларныкы түгеллеген аңлата. Сайтта мондый саклау билгеләре юк икән, андагы товарга кызыкмагыз.
  3. Интернет-кибеттән теге яки бу әйберне кемнәрнеңдер телефоны яки компьютеры аша сатып ала күрмәгез. Бу максатта бары тик үзегезнең гаджеттан гына файдаланыгыз. Аның лицензияләнгән антивирусы булырга тиеш: тиешсез сайтка кергән очракта, ул сезне кисәтәчәк.
  4. Кибетләрнең рәсми мобиль кушымталарыннан файдаланыгыз. Үзегезгә кирәкле кибетләрнең сайтларын браузердагы «закладка»га саклап куегыз. Ә иң әйбәте – телефонга кибетнең рәсми кушымтасын урнаштыру. Болай эшләгәндә, мошенниклар «кармагы»на эләгү куркынычы бөтенләй юкка чыга.
  5. Интернет аша товар сатып алу өчен җәмәгать урыннарындагы Wi-Fi челтәреннән файдаланмагыз. Мошенниклар ялган челтәр булдырып, банк картасы мәгълүматларын урларга мөмкин.
  6. Сатучыга банк картасы мәгълүматларын электрон почта яки телефон аша җибәрмәгез.
  7. Товар сатып алганда, беркайчан да банк картасының пин-кодын кертмәгез.
  8. Интернет-кибетләрдән товар сатып алу өчен өстәмә карта булдырыгыз. Мондый карта банк картасына «бәйләнә». Аңа теге яки бу товар өчен кирәкле күләмдә генә акча күчерелә. Шулай итеп, ул-бу килеп чыкса да, банк картасындагы башка акчагыз «исән-имин» калачак.
  9. Интернет-кибет товарына ике авторизацияле түләү системасы (3-D Secure) аша түләргә тырышыгыз (сатып алучыга һәр товар өчен индивидуаль код белән хәбәр җибәрелә).

Фикер өстәү