Бүлдермәгез: 2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде

Россия Президенты киләсе елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды. Димәк, әлеге һөнәр ияләренә игътибар артырга тиеш.  Киләсе елда дөнья укытучылар күчәре тирәсендә  әйләнә башлармы? Бүген алар нинди хыяллар белән яши? «ВТ» хәбәрчесе Татарстан мөгаллимнәре белән ? сөйләште.

Укытучылар җитми

Белешмә өчен

Татарстанның белем бирү оешмаларында барлыгы 64 мең педагогик хезмәткәр эшли. Шуның 32 меңгә якыны – укытучы, 16 меңнән артыграгы – тәрбияче. Укытучының уртача яше  48не тәшкил итә. Пенсия яшендәге укытучылар – 20 процент чамасы.

Укытучы өчен күп кирәкми. Аңа дәресен тынычлап укытырга ирек бирү дә җитә. Тегендә-монда сыргаланмыйча, боргаланмыйча, хисап эшенә күмелмичә…  Укытучыларның күбесе шул хакта хыяллана. Хезмәт хакы артсын иде дип теләүчеләр дә бар, билгеле, тик үз эшенә тугры фанатлар акчаны беренче урынга куймый.

Укытучыларның абруен күтәрү, ярдәм чаралары, борчыган проблемалар турында Татарстан  Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында да фикер алыштылар. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов белдергәнчә, укытучылар уртача  41 мең, тәрбиячеләр 35 мең сум хезмәт хакы ала.  Яшь белгечләргә беренче өч елда 1111 сум  өстәмә акча түләнә. Урта һөнәри уку йортын тәмамлаган яшь укытучының хезмәт хакы 16 мең сумнан кимрәк, вузны тәмамлаган яшь белгечнеке – 18 мең сум.

Бүген республикада рус теле, математика, физика укытучыларына ихтыяҗ бар. Башлангыч сыйныф укытучылары да кирәгеннән 20 процентка азрак әзерләнә. Чит тел укытучылары буенча да проблема җитди. Вузларны 1,5 тапкыр күбрәк белгечләр тәмамласа да, бары 20 проценты гына укытучылыкны сайлый. Мәктәп, бакчаларда  кадрлар еш алышынып тора. Аларны беркетү өчен, социаль гарантияләр (хезмәт хакы, яшәү урыны белән тәэмин итү һәм башкалар) һәм  яшь укытучыларга  остазларның булышуы кирәк. Авылларда  һәм кечкенә шәһәрләрдә  укытучылар җитмәү проблемасы  өлешчә «Авыл укытучысы» федераль программасы белән хәл ителә. Быел бәйге нигезендә 10 укытучы сайланып, авылга җибәреләчәк. Шулай ук «Мобиль укытучы» проекты да укытучылар кытлыгын киметергә булыша. «Тәгәрмәчле укытучылар» дип йөртәләр аларны. Күрше мәктәпкә йөреп укыту өчен, район яки шәһәр укытучысына машина бирелә. «Яшь белгечләргә түләнә торган өстәмәне 2,5 мең сумга җиткерү турында тәкъдимне республика Премьер-министры исеменә юлладык», – диде Андрей Поминов утырышта.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә педагогик хезмәткәрләргә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтү һәм аларны кызыксындыру чараларын эшләү буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте.

Күңелем нечкә…

Айгөл Әхмәдуллина  инглиз һәм татар теле белгечлеге буенча белем ала.  Тик диплом алгач, мәктәпкә укытырга барырга бик үк теләми.

– Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Дәфтәр тикшереп, өй эшләре биреп, укытучы булып уйный идем. Бу өлкәдә сәләтем юк дип әйтә алмыйм.  Нәселдән дә килә бу. Тик дөресен әйтәм, мәктәпкә бару куркыта мине. Укыту авыр, шуңа күрә замана  балалары белән уртак тел таба алмам кебек тоела. Укучылардан бигрәк әти-әниләр  белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Ярар, бала дәрескә әзер булмаса, беренче тапкыр «2ле»не куймассың инде. Тик кабатланса, барыбер куярга туры киләчәк. Аннан әти-әниләр гаепли башлаячак. Ишетеп торабыз, бүген бу гадәти хәлгә әйләнде, – ди Айгөл. –  Мин нечкә күңелле. Әгәр тырышып укыган баланың чирегендә бары минем фәннән генә «4ле» чыкса, үзем үк елап җибәрәчәкмен.  Психологик яктан әзер түгелмен. Хезмәт хакы 50–60 мең сум булса да, бармам, ахры, мәктәпкә.  Туристлар белән эшләү яхшырак булыр. Курсташларым арасында  укытучы булырга теләүчеләр дә бар.

Безгә дә «Пушкин картасы» кирәк

Минзәлә районының татар теле укытучысы Гөлфинә Хамаева әнә шулай ди. Хет бер генә елга булса да…

– Укытучылар елына килгәндә, бездә ул гадәттәгечә була инде. Өстән план бирәләр, үзебезнекен төзибез. Шул план буенча үткәрәбез дә үткәрәбез. Һәм бетмәс-төкәнмәс хисап. Кәгазь эшләре елдан-ел өстәлә. Әле кимегәнен тоймыйм, – ди ул. – Укытучы елы булгач, ул укытучыны төрле хисапларга батыру түгел, ә аны ял иттерү, хөрмәтләү, ниндидер файдалы законнар чыгару елы булсын иде. Ә үзебезнең һөнәри хезмәтне без болай да башкарабыз. Конкурсларда, конференцияләрдә катнашабыз. Кемнеңдер эткәнен-төрткәнен көтмибез. Без аны гадәти эш дип кабул итәбез. Укытучылар елы уңаеннан укытучыларга  ниндидер файдалы әйбер булыр дип уйламыйм. Санаторийларга юллама, тарихи урыннарга экскурсияләр, премияләр, төрле галим-язучылар белән очрашулар булсын иде дә…

Татар теле укытучысы буларак, татар теле дәресләренең саны артсын иде дип хыяллана Гөлфинә Хамаева. «1, 5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре кими, диделәр. Ләкин төгәл түгел. Без шул өч сәгать белән барырбыздыр дип өметләнәбез. Һәр яңа уку елын билгесезлек белән каршы алабыз. Ниндидер зур үзгәрешләргә өмет тә итмибез. Булганны кулдан ычкындырдык», – ди мөгаллимә, әллә ни өмет итмичә.

Һәр авылда башлангыч мәктәпне сакларга!

Күптән түгел Мамадыш районының Олыяз лицее директоры  Рәсүл Якуповка «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме бирелде. Аның мәктәбе ничек яшәп ята икән?

Әлеге уку йортында алты авылдан 84 бала укый. Лицейда физика, химия, биологияне тирәнтен өйрәтәләр.  Быел 11 сыйныфны алты укучы тәмамласа, шуның өчесе – алтын медаль иясе. Укучылар арасында химия сынавыннан – 97, физикадан 84 балл җыючылар да бар. Профильле укыту үз нәтиҗәсен бирә, димәк.  Математикадан БДИ нәтиҗәләре дә район  буенча иң югарысы.

– Киләсе елда «Үсеш ноктасы» программасы буенча химия, физика, биология фәннәре буенча кабинетларны җиһазларга җыеналар. Бүген ноутбук, принтерлар кайтты, микроскоп, лабораторияләр  көтәбез. Болар кайтса, киләсе елда укыту нәтиҗәләре тагын да артыр, дип өметләнәбез. Казандагы электр-техник завод белән килешү төзедек. Безнең укучылар, укып бетергәч, шунда эшләргә тиеш. Алар безгә физика, робот техникасы буенча җиһазлар белән булыша, – ди  Рәсүл әфәнде.

Лицейда хезмәт тәрбиясе дә онытылмаган. Өч гектар мәйданда бәрәңге, кишер, суган, кәбестә, биш сутый җирдә виктория  үстерәләр.

– Авыр эшләрне техника башкара, балаларга җиңел  эшләрне кушабыз. Бәрәңгегә чыгар алдыннан әти-әниләрнең ризалыгын сорыйбыз. Болай иткәндә, прокуратура да бәйләнә алмый. Без, авыл балалары, эшләп үстек. Хезмәт тәрбиясен бер дә бетерәсе килми. Такта сөрттерергә дә каршы булган әти-әниләрне аңламыйм. Мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кайтарырга кирәк, – ди директор.

Рәсүл Якупов әйтүенчә, мәктәп – авылның нигезе. Лицейга тагын 4 авылның башлангыч мәктәбе дә беркетелгән. Әйтик, Дусайда – 4, Тулбайда 7 бала укый.  «Авылны, мәктәпне саклау өчен тырышабыз. Һәр авылда башлангыч мәктәп сакланырга тиеш, – ди ул. – Укытучы  – авылда төп фигура. Ул  концерт та куя, пропаганда да үткәрә, сайлауда да катнаша. Бүген 30 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. Эше белән чагыштырганда, бу күп акча  түгел. Укытучылар арасында, 20–30 мең сумлык эш булса, башкасына күчәр идем, диючеләр бар. Тик  күбесе фанатлар минем.  Минемчә, укытучылар 50–60 мең сум алырга тиеш. Мәктәп системасын катлауландырмасыннар иде. Әле Сингапур алымы керткән булалар, әле башкасын… Һаман бутыйлар. Бу бит төпле белем бирүгә комачаулый. Кәгазь эшен бетерәбез дип вәгъдә иткән булалар, тик сүздә генә кала. Кирәкмәгән язу-сызу эшләре күп. Укытучылар: «Бернәрсәгә дә бүленмичә, ныклы белем бирәсе иде», – дип хыяллана. Юк-бар белән аптыратмасыннар иде. Совет чорында белем системасы бик әйбәт булган».

 

Мәгариф фәлсәфәсе

КФУның  психология һәм мәгариф институты директоры Айдар  Кәлимуллин:

– Укытучы  бит ул  һәрвакыт дәүләттән игътибар артыр, яхшы хезмәт хакы булыр, бюрократик киртәләр җимерелер  дип хыяллана. Аның өчен иң беренче  чиратта укучыларның тәрбиясе мөһим. Бала күпме генә белемле булса да, тәрбиядән башка ерак китеп булмый. Соңгы утыз елда мәгарифнең фәлсәфәсе үзгәрде. Әлеге өлкә хезмәт күрсәтүгә әйләнеп калды.  Гаепләп тә булмый: тормыш та, кыйммәтләр дә башкача хәзер, цифрлы дөнья барлыкка килде. Тик күпмилләтле  традицион  белем бирү системасын яшьләргә тапшыру чылбырын берничек тә өзәргә ярамый. Бу яктан проблемаларны хәл итәсе бар әле. Укытучылар менә  шул байлыкны яшь буынга бирүче төп звено булыр һәм шул ук вакытта замана белән бергә атлар дип өметләнәм. Мөгаллимнәр алдында тәрбия һәм укытуның эчтәлеген яңарту бурычлары тора. Югары технологияләр үскән тармаклар, бигрәк тә сәнәгать өчен дә булдыклы, сәләтле яшьләр килүен көтә. Бу – замана таләбе. Моны бары укытучылар гына әзерли ала. Мәктәптә дә, педагогик вузларда да  базар икътисадын күздә тотып, укыту программалары үзгәрер. Без үзебез дә шуңа күчәргә әзер. КФУны Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә таныйлар. Укытучылар әзерләү  буенча «Иң яхшы 100 вуз» исемлегенә  кердек.

Укытучының дәрәҗәсен арттыру социаль ярдәмнән башка да булмый. Педагоглар лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Укытучы үзенең кирәклеген тойсын, дәүләт тарафыннан якланган булсын иде.

Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Яшь укытучыларны мәктәпләргә беркетү мәсьәләсен  хәл итәргә кирәк. Без яшьләрдән: «Ник китәсез?» – дип сораганда, әти-әниләр белән уртак тел табу җиңел түгел, тәмам туйдырдылар инде, дип әйтүчеләр дә аз түгел.  Берәү дә  бит табибны  дөрес итеп операция ясарга, пешекчене аш пешерергә, чәчтарашны чәч кисәргә килеп өйрәтеп йөрми. Нигә әле  укытучы белеме булмаган әти-әниләр мәктәп эшенә кысылырга тиеш? Хезмәт хаклары да кызыктырлык түгел. Шуңа күрә алар репетиторлык белән шөгыльләнергә мәҗбүр. «Безнең яшь укытучы» гранты бетерелде, кире кайтарсыннар иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү