«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты: Гөлназ Сәфәрова белән аэробика

12 нче июль 19.00дә Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә аэробика буенча мастер-класс үтәчәк. Чараны Казан Мэриясе оештыра. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел өченче дәресе.

Аэробика буенча мастер-классны Татарстанның атказанган артисты, теле-радио алып баручы Гөлназ Сәфәрова һәм тренер, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең спорт юнәлешләре җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтҗанова үткәрәчәк.
Аэробика – гимнастика, бию һәм спорт күнегүләре синтезы. Әлеге терминны АКШ физиологы Кеннет Купер уйлап тапкан. Бу спорт төренең төп хәрәкәтләре 2 яки 4кә кадәр санаганнан соң адымнар ясаудан гыйбарәт. Бию аэробикасы яшьләрне иң элек үзенең эмоциональлеге белән җәлеп итә. Гадәттә ул музыка астында уздырыла, чөнки музыка әлеге күнегүләргә ритм һәм темп бирә.
Бер яктан аэробика сәламәтлек өчен файдалы булса, икенче яктан – вакытны кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле итеп уздыру ысулы. Моңа өстәп, ул стресстан, арганлыктан да котылырга ярдәм итә. Аэробика белән шөгыльләнеп, мускулларны ныгытырга, үзеңне тонуста тотарга һәм координацияне яхшыртырга мөмкин.
Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренең быел Казанда ике чарасы узды. Беренчесе Кабан күле яр буенда «Ярмәк вагы» татар биюенә багышланды, анда 500 казанлы татар биюенә өйрәнде. Икенче дәрестә Г.Камал театры артистлары чечетка биюенә төшендерде.
Бу юлы сезнең барыгызны да бергәләшеп аэробика нигезләрен өйрәнергә чакырабыз. Мастер-класска спорт киеменнән килү сорала.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!

Кайда: Горки-Әмәт урманы сәхнәсе (Җиңү проспекты, 69 нчы йорт)
Кайчан: 12 нче июль, 19.00


Фикер өстәү