Кура җиләге белән бөтнектән кайнатма ясау ЫСУЛЫ

500 г кура җиләге, 250 г шикәр комы, бөтнек кирәк булачак. Кура җиләген юып, чистартабыз. Тирән савытка бушатып, өстенә шикәр комы салып, 10 сәгатькә шул килеш калдырабыз. 

Ул вакыт эчендә шикәр комы сиропка әйләнәчәк. Җиләкле сиропны кәстрүлгә бушатып, бөтнек салып, кайнатырга кирәк. Шуннан соң тагын 10 минут сүрән утта тотабыз. Кайнатмадан бөтнекне алып, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Суынгач, салкын урынга куябыз.


Фикер өстәү