“Черек күл” паркында мордва мәдәнияте белән таныштырачаклар

25 августта 18.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында «Древо жизни» проектының йомгаклау чарасы узачак. Ул мордва мәдәниятенә багышлана.

«Древо жизни» проектының төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Әлеге проект аша Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган телләре, мәдәниятләре белән таныша. «Древо жизни» 4 милләт – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыклары турында сөйли. Проектның өч чарасы 14, 28 нче июль, 11 нче август көннәрендә узды. Алар мари, удмурт, чуаш мәдәниятләренә багышланган иде.

Проектны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысасында Президент каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

25 августта Казан халкы һәм шәһәребез кунаклары мордва халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары, мәкальләре, ризыкларының рецептлары белән танышачак.
Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә мордва-эрзя (Лениногорск муниципаль районының Мордва-Кармалка авылы мәдәният йорты музее) һәм мордва-мокша (Тәтеш муниципаль районының Килдюшево авылы җирлеге китапханәсенең туган якны өйрәнү почмагы) этник төркемнәренең көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк.
Татарстан һәм Мордовия осталары мордва чигүе, туку (билбау, беләзекләр ясау), гаилә учагы символы булган саклагыч курчак, үрелгән курчак ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Моннан тыш, катнашучылар мордва музыка уен коралы – нюди ясый алачак. Теләгән һәркемнең мордва стилендә яулык бәйләү һәм аны киеп истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге булачак. Кунаклар мордва костюмы комплексы һәм тарихы, гореф-гадәтләре, мордва көнкүреше үзенчәлекләре турында беләчәк.
Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләячәк. «Балачак аланы»нда балалар мордваларның хәрәкәтле уеннарын уйнаячак һәм, мордва халкы костюмын дөрес төсләргә буяп, үзләре белән бу рәсемнәрне истәлеккә алып китә алачак. «Әкият аланы»нда кызлар һәм егетләр мордва әкиятләре белән танышачак, «Балык тот» уенында мордва телендә балык исемнәрен беләчәк.
Төп мәйданчыкта, амфитеатрда, традицион мордва биюе буенча мастер-класс узачак. Биредә Лениногорск шәһәренең «Эрзянка» халык фольклор ансамбле, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Од ойме» мордва халык җыр ансамбле, Юлия Рахманюк, Казан шәһәренең «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгыш ясаячак.
Бәйрәмнең төп хедлайнеры – Саранск шәһәренең (Мордовия) «Мерема» этнографик фольклор студиясе булачак. Әлеге чара танылган Казан диджее Malsi musicның мордва бию көйләреннән торган диджей-сет белән тәмамланачак.

25 август программасы:

18.00 – мәйданчыклар эше (традицион костюм һәм аның элементлары, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, уен кораллары, «Балачак аланы», «Әкият аланы», «Балык тот»)
18.10 – Лениногорск шәһәренең «Эрзянка» халык фольклор ансамбле, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының мордва халык җыр ансамбле «Од ойме» чыгышы
18.30 – Юлия Рахманюк, Казан шәһәренең «VED’AVA» (Ведява) проекты
18.40 – мордва биюе буенча мастер-класс
19.00 – Саранск шәһәренең (Мордовия) «Мерема» этнографик фольклор студиясе
19:30 – Казан шәһәренең «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме
19.40 – диджей Malsi musicтан мордва бию көйләренннән торган DJ-set


Фикер өстәү