Бүген Татарстан Дәүләт Советында җирле үзидарәләр темасын яктыртучы журналистларны тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Зөһрә Садыйкова да бар.
Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
– Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Җаваплы, катлаулы эшегездә уңышлар телим, – дип тәбрикләде җиңүчеләрне “Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.