Рөстәм Миңнеханов: «Халык кәефе – сезнең игътибарда»

Авыл җирлекләренә бирелә торган грант күләме 1,5 млн сумнан 2 млн сумга артачак. Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съезды әнә шундый күңелле хәбәрне алкышларга күмеп каршы алдылар.

Авылда эш урыннарын булдыру, авыл территорияләрен төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, үзара салым программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләделәр. Билгеле, телдән-телгә йөргән тема бу утырышта да игътибар үзәгендә булды. Шулай булмыйни, көн кадагында торган хәбәрләрне җиткерү, ир-атларга чакыру кәгазьләрен тапшыру, мобилизацияләнгәннәрнең якыннарының хәлен белешү, кирәк булганда, ярдәм кулы сузу да, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм оештырып җибәрү кебек үтә җаваплы һәм тынгысыз бурычлар да район һәм җирле үзидарә башлыклары җилкәсенә төште бит.

Төп доклад белән чыгыш ясаган Әгъзам Гобәйдуллин җирлекләрдәге, хуҗалык итүнең кече формаларына бирелә торган дәүләт ярдәмнәре турында да искә төшерде. Әйтик, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2022 елда 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шушы программа кысасында 84 төзекләндерү объекты, ике мәктәп, юллар, су белән тәэмин итү объектлары төзелгән һәм күп башка чаралар башкарылган.

– Әлеге программага ихтыяҗ зур, алдагы елларда да шулай уңышлы эшләр дип ышанып калабыз, – диде Әгъзам Гобәйдуллин. – Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында кече һәм урта бизнес җитештерүчеләренә бик авырга туры килә. Алар ягулык, электр энергиясе, ашлама бәяләре арту шартларында эшләргә мәҗбүр. Шуңа күрә авыл халкының эшлекле активлыгын арттырыр өчен өстәмә чаралар кирәк. Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, икътисадый ярдәм чараларын карауны сорыйбыз.

Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, үзәктән читтәрәк урнашкан авылларда авыл хуҗалыгы тармагын җәелдерү өчен халыкка һәм инвесторларга җир участокларын сату уздырмыйча гына бирсәләр, субсидияләр алганда документ эшләре җиңеләйтелсә, йорт салыр өчен җир участокларын алу мәшәкате дә кимрәк булса, авылга яшьләр күбрәк кайтыр һәм эш урыннары да артыр иде.

Утырышта кадрлар мәсьәләсе дә күтәрелде. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләре буенча, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларының эш урыннарын еш алыштыруы күзәтелә. Кадарлар үзгәреп тору 20 процентны тәшкил итә.

– Сайлаулардан соң үткән ике ел эчендә 144 кеше алышынды. Күп тә түгел кебек. Әмма сайлаулар яңарак кына узуын истә тотып, шуңа да сорау туа. Алар ике елдан да кимрәк эшләрмен дигән ният белән килмәгәннәр бит инде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында китәргә мәҗбүр булалар. Шуңа күрә җаваплы барлык җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: муниципалитет башлыклары составына, муниципаль хезмәткәрләргә карата игътибарлы булсагыз иде. Тәҗрибәле кадрлар белән бергә яңа яшь белгечләргә дә игътибар итү кирәк, – диде ул.

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, халык белән эшләгәндә алгы сызыкта торалар һәм иң кискен мәсьәләләрне хәл итәләр, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, аеруча һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу юнәлештә эш барлык шәһәр һәм районнарда оештырылган. Аның сүзләре буенча, быел республикада 44 республика программасы, 8 илкүләм проект, 6 дәүләт программасы, шулай ук программадан тыш чаралар һәм инфраструктурага бәйле проектлар кысаларында 4,2 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган.

– Бернәрсәгә дә карамастан, без алдыбызга Татарстанның социаль-икътисадый үсеш темпларын саклау бурычын куябыз. 2023 елда барлык республика программаларын саклап калу турында карар кабул ителде, – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта икътисад өлкәсендәге бурычлар белән бергә, республикада тотрыклылыкны саклау төп бурычларның берсе булып тора.

– Бу эштә аерым җаваплылык, хөрмәтле муниципаль берәмлек башлыклары, сезгә йөкләнә, – дип мөрәҗәгать итте ул. – Сүз, барыннан да элек, халык белән эшләү турында бара. Сез кешеләрнең кәефен барыннан да элек тоясыз, урыннардагы хәлне, барлык проблемалы сорауларны белеп торасыз. Халыкның активлыгы арта. Аларга игътибар һәм теләктәшлек күрсәтү, кешеләргә ярдәм итү мөһим. Бу исә җәмгыятьтә үзара ышаныч һәм тотрыклылык дәрәҗәсен ныгытырга тиеш.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү